Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rkorsa@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
03.07.2015 Мәктәбебез бакчасында көн дә кызу эш кайный: укучылар утыртылган яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибәләр, чүп утыйлар... Яшелчәләр Һәм чәчәкләр, укучыларның хезмәтләренә рәхмәт әйткәндәй, матур гына булып үсеп киләләр. Хезмәтсез генә бернәрсә дә бирелми шул, бакчада тырышып-тырышып эшләгән укучылар моны бик яхшы аңлый.

-
24.06.2015 2014-2015 нче уку елында мәктәбебездә 9 нчы сыйныфны 8 укучы тәмамлады.Алар барысы да дәүләт имтиханнарын унышлы тәмамлап, кулларына аттестат алдылар. 23 нче июнь көнне чыгарылыш кичәсе үткәрелде, бәйрәмгә әти-әниләр дә килде. Кадерле укучылар! Сезне төп мәктәпне тәмамлау турында аттестат алуыгыз белэн котлыйбыз. Хәерле юл сезгә, укучылар! Максатларга барып җитегез! Ашкынганда гомер юлларыннан Язмышны да узып китегез! Ярты юлда юллар өзелмәсен, Хәерле юл сезгә, хәерле. Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет Эзләүчеләр безгә кадерле! Сезгә алга таба да зур уңышлар телибез, сынатмагыз, авырлыкларга бирешмәгез!

-
22.06.2015 “Кызганыч, бүген лагерьның соңгы көне. Шунлыктан безгә бүген моңсу һәм бераз күңелсез. Бергәләп уеннар уйнадык, җырлар җырладык, биедек, чын дусларга әверелдек, серләребезне уртаклаштык. Хәзер инде без киләсе җәйне зарыгып көтәчәкбез!” - диләр “Дуслык” лагерендә ял итүче балалар.

-
21.06.2015 “Дуслык” лагерендә ял итүче балалар табигатькә экскурсиягә чыктылар. Җәйге табигать бик матур, көн кояшлы, кошлар сайрый. Шундый ямьле урман кочагында балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

-
20.06.2015 Бүген мәктәптә лагерь сабантуе булды. Балалар, шау-гөр килеп, аркан тарттылар, чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр... Уеннар, ярышлар күп булды. Һәркем үзенең көчен, җитезлеген, осталыгын күрсәтергә тырышты.

-
15.06.2015 Лагерьдә ял итүче балалар бүген Гөберчәк авылында, якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булдылар. Музей экспонатларга бик бай. Музей җитәкчесе Халидә Кыямовна Мөхәммәт Мәһдиев, ул яшәгән чор турында бик күп мәгълүмат бирде. Музейга сәяхәт балаларга бик ошады.

-
11.06.2015 “Дуслык” лагерендә ял итүчеләр өчен бүген күңелле стартлар оештырылды. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар.

-
05.06.2015 Бүген “Дуслык” лагерендә ял итүче балалар өчен әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган чара үткәрелде. Укучылар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, табигать турында шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, табигать кочагына экскурсиягә чыктылар.

-
05.06.2015 “Дуслык” лагерендә балалар өчен көн саен төрле чаралар оештырыла, һәр көн яңалык алып килә. Бүген балалар бик тырышып бию өйрәнделәр, һөнәрләрен арттырдылар.

-
02.06.2015 Мәктәп яны “Дуслык” лагерендә 10 бала ял итә. Бүген алар өчен 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Балалар барлык чараларда да актив катнашты: биеделәр, җырладылар, дипломнар белән бүләкләнделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.













