Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rkorsa@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
01.06.2016 Беренче июнь - балаларны яклау, саклау көне! Халыкара масштаб алган әлеге бәйрәм, хатын-кызлар фракциясе тәкъдиме белән, 1949 елда Франциянең Париж шәһәрендә үткәрелә башлый. Бик кирәкле, мөһим һәм файдалы чара бу, чөнки, күкләребез тыныч булса да, җир йөзендәге һәрбер бала яклауга, саклауга, һәм иң мөһиме, яратуга, назга мохтаҗ бит. Барыбызның да балаларыбыз үзебез өчен һәрвакыт иң акыллысы, иң матуры, иң әйбәте булып калсын иде. Без балаларыбызны, балаларыбыз безне сөендереп яшәргә язсын!

-
01.06.2016 Мәктәптә “Дуслык” лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Анда башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары йөри. Бүген балалар биюләр, җырлар өйрәнделәр, шахмат һәм шашка, спорт уеннары уйнадылар. Аларга күңелле ял телибез!

-
30.05.2016 Укучыларның җәйге каникуллары башлана. Бүген 4-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Куркынычсыз җәй” дәресе үтте. Ни өчен транспорт юлы өстендә уйнарга, велосипедта йөрергә ярамый һәм тимер юлда үзеңне ничек тотарга кирәк? Ни өчен урманда учак ягарга ярамый һәм янгын була калса үз-үзеңне ничек тотарга? Ярдәмгә ничек чакырырга? Электроприборлар һәм газ приборлары белән ничек эшләргә, әти-әнидән рөхсәт сорамыйча чыгып китмәскә, ташландык биналарда, төзелеш барган урыннарда йөрмәскә, су коену кагыйдәләре һ.б. Укучылар бик күп кагыйдәләр белән таныштылар, аларны үтәргә сүз бирделәр. Җәй хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына үтсен иде. Укучыларыбызга күңелле һәм файдалы ял телибез!

-
28.05.2016 Бүген башлангыч сыйныф укучылары җәйге каникулда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Су коену, юлда йөрү һ.б. кагыйдәләрне һәр укучы белергә, төгәл үтәргә тиеш.

-
26.05.2016 Бүген 9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәненнән имтихан бирәләр. Аларга уңышлар телибез!

-
25.05.2016 Бүген мәктәптә укучылар, укытучылар, әти-әниләр истәлекле бәйрәм – “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә җыелдылар. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да соңгы кыңгырау чыңлады. Ул 9 нчы сыйныф укучыларын зур тормышка, олы дөньяга эндәшә, алдагы көннәренең гаҗәп матур да, тынгысыз да, сокландырдыч та һәм авыр да булачагын искәртә кебек. Чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламәтлек, ихтыяр көче, сабырлык телибез. Олы тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын тапсыннар иде!

-
24.05.2016 Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Тукайның Кырлайдагы музеена экскурсиягә бардылар. Алар Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тагын бер кат искә төшерделәр. Укучыларга сәяхәт бик ошады. Һәр почмагыннан Тукай рухы бөркелеп торган сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләрендә озак сакланыр әле.

-
21.05.2016 Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Бүген укучылар һәм укытучылар бакчага чәчәкләр утырттылар. Тиздән алар матур булып үсеп китәрләр.

-
19.05.2016 Бөтенроссия тикшерү эшләре кысаларында, бүген 4 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә фәнненән белемнәрен сынадылар.

-
18.05.2016 Уку елы ахырына якынлаша. Укучылар контроль эшләр, проект лар эшлиләр. 6 нчы сыйныф укучыларының проект эшләре бигрәк тә матур булган, бизәкләре дә күз явын алырлык.













