МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 37\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Поздравляем! 25.02.2019

Поздравляем нашу школьную команду ( руководитель Габделахатов М.Р.) , занявшую 2 место на зональных соревнованиях в военно - патриотической игре "Зарница". Молодцы!
-
Котлыйбыз! 21.02.2019

Район күләмендә үткәрелгән "Шигырь укучылар бәйгесе"ндә лауреат булган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фатхуллин Р.Н.ны чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Туган тел көне 21.02.2019

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләренең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. Туган телебезнең дә киләчәге турында уйланырга бер сәбәп булып тора әлеге көн!... Әйе, теле барның - юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр! Укучылар бу көнне үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Һәр класста “Туган телем - Газиз туган телебез- татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның - милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 21.02.2019

19 нчы февраль көнне Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларнының зона семинары үтте. Семинарның темасы хәзерге көн өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе — “Татар ттеле һәм әдәбияты укытуда коммуникатив технологияләр куллану” иде. Дәресләр һәм класстан тыш чара заман таләпләренә туры китереп оештырылды.
Мәктәп директоры Мустафина А.В. килгән кунакларга экскурсия оештырды, китапханә, мәктәп белән таныштырып үтте.
Татар теле укытучысы Гайнуллина Р.Ә. 5 нче сыйныф укучылары белән Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» әсәре буенча дәрес күрсәтте. Рәфия Әдһәм кызы кызы укучыларның интеллектуаль күнекмәләрен ныгытты, сөйләмнәрен үстерде, аналарга, халкыбызның онытылмаслык гореф гадәтләренә хөрмәт тәрбияләде.
7 нче сыйныф укытучысы Галиева Г.Р.“Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без” темасына дәрес–проект үткәрде. Дәрестә укучыларның эзләнү эшләре каралды, нәтиҗәләр ясалды. Гөфирә Равил кызы максатына заман технологияләре, отышлы алымнар аша иреште.
Физика укытучысы Гарипова Н.И. үткәргән “Әдәбиятта физик күренешләр“ дип аталган осталык дәресе һәр укытучы өчен кызыклы да, файдалы да булды.
Икенче өлештә “Хыял” балалар иҗат коллективы сәхнәләштергән А.Әхмәтнең “Үги кыз” әкияте тәкъдим ителде .
Соңыннан семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында фикерләр, идеяләр алышты. Район мәгариф бүлеге методисты Мустафина Э.Г агымдагы эшләр белән таныштырды, семинарга йомгак ясады.
-
Герой шагыйрь -Муса Җәлилне искә алу 15.02.2019

15- февраль татар халкының данлыклы улы Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге- күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге. Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре узды.Җәлилчеләр батырлыгы турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар.
-
Хәтер мәңгелек! 15.02.2019

Бу көннәрдә илебез Әфган сугышыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгын билгеләп үтә. Бер караганда, 30 ел аз вакыт түгел, бу арада йөрәк яралары да төзәлергә, шул еллар буена күңел түрендә сакланган югалту, әрнү хисләре дә кимергә тиеш иде сыман. Әмма юк икән шул. 15 нче февраль көнне Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә Әфган вакыйгаларын кичкән сугышчы - интернационалистлар катнашында үткән чара хатирәләрнең мәңгелек икәнлеген раслады. Ул көнне мәктәпкә укучылар белән “Хәтер мәңгелек” дип аталган очрашу кичәсенә Гарипов Хәниф Кашшафович һәм Садиров Васил Камилевич килде Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.
-
Солдатка котлау 14.02.2019

Мәктәбебез укучылары Башкортстан Республикасында хезмәт итүче якташ солдатларыбызга котлау открыткасы җибәрделәр.
Туган җирдән аерылып, еракларда-
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә-хезмәттә син, Солдат!
Ата-баба заманыннан шулай килгән:
Хезмәт сорый-олы рухи Биеклекне.
Куәт алып, армый-талмый Күнегүне
Түземлекне, Батырлыкны,Егетлелекне!
Бәйрәм белән Сезне, батыр СОЛДАТЛАРЫБЫЗ!
Сезне һәр көн искә алып үтәрбез!
Изге бурычыгызны яхшы тәмам итеп
Исән-имин кайтуыгызны көтәбез!
-
Итоговое собеседование по русскому языку 13.02.2019

Сегодня учащиеся 9-класса сдают итоговое собеседование по русскому языку. Удачи!!!
-
Военно-патриотический месячник. 11.02.2019

Одной из главных целей воспитательной деятельности нашей школы является воспитание гражданско-патриотических качеств у школьников. Для реализации этой цели систематически организуются мероприятия , несущие гражданскую и военно-патриотическую направленность. Школа разработала план месячника по военно-патриотическому воспитанию школьников. направленный на воспитание у подростающего поколения любви к своей Родине, Отчему дому. Совет старшеклассников разработал план мероприятий по чествованию ветеранов и тыловиков родного поселения.
-
" Ел класс җитәкчесе-2019" конкурсы 11.02.2019

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе базасында " Ел укытучысы-2019" бәйгесенен зона этабы булды. Ярышларда 8 мәктәптән килгән 8 класс җитәкчесе һәм 2 педагог-оештыручы көч сынашты . Элеге ярышта мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы, 9- сыйныф җитәкчесе Гарипова Ф.Ф. катнашты: тәрбия сәгате үткәрде һәм үз-үзен тәкъдим итеп чыгыш ясады.Әлеге конкурста уңышлар телибез!











