Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Старокырлайский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, Республика Татарстан, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодежная, д.1a |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | dsskirlai.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старокырлайский детский сад" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Новикова Лилия Аглулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
Новости Старокырлайского детского сада
Урамда физкультура!
Опубликовано: 04.12.2015Балаларда хәрәкәт активлыгын үстерүнең иң актив юлы – яшь үзенчәлекләрен искә алган дөрес физик тәрбия. Балалар бакчасында физик тәрбия бирүнең формалары булып иртәнге гимнастика, физкультура занятиеләре, чыныктыру чаралары, прогулка, сәламәтләндерү гимнастикасы, спорт уеннары тора. Хәрәкәтне үстерүнең төп формасы итеп мин физкультура занятиеләрен күрсәтер идем, чөнки занятиеләрдә, гомуми сәламәтләндерү мәсьәләләре белән беррәттән, баланың төп хәрәкәтләнү күнекмәләре үстерелә.Закон таләпләренә җавап бирә торган план- конспект төзү, занятиеләрне кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табу занятиеләрне отышлы итә. Физкультура занятиеләре физик хәрәкәтләрне үстерү белән беррәттән акыл тәрбиясе, әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбияләр бирүне максат итеп куя.
К списку новостей








