• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ

Визитная карточка

Адрес: 422015, Республика Татарстан, Арский район, село Средняя Серда, ул. Центральная, д. 15А
Телефон: +7(919)-685-49-66
E-Mail: dsserda.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Среднесердинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Шигабуддинова Дина Габдуллазяновна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 15 воспитанников
У нас учат: 2 педагога

Новости МБДОУ "Среднесердинский детский сад"

Чыныктыру күнегүләре

Опубликовано: 30.01.2015

«Орлыктан чәчәк үсә»

1. «Орлык». Барыбыз да орлыкка әйләник. Бөгәрләнеп башларны куллар белән каплап яту.

2. «Орлыкларны карыйбыз». Бакчачы орлыкларны карый, су сибә (башны сыйпау), кояш карагач орлык үсә башлый(гәүдәләрне турайту).

3. «Орлык үсә, чәчәк була». Аның яфраклары чыга(кулларны баштан алу,өскә сузу), сабагы үсә (торып басу), чәчәк яралгылары барлыкка килә (бармакларны бөкләгән килеш кулларны як-якка сузу). Менә чәчәк ачыла(бармакларны тырпайту), матур чәчәк барлыкка килә. Җәй җитә,чәчәк үзенә соклана(үзеңне карау), күршеләренә елмая(елмаю), җиңелчә итеп күршесенә тиеп карый(бармак очлары белән күршеләренә тию). Җил исә, көз җитә. (Төрле якка кул hәм гәүдәне селкетү). Җил яфракларны, чәчәкләрне өзә (кул, башны ию). Чәчәк бөгелә,җиргәиелә,ята. Чәчәк кабат орлыкка әйләнә. Кар аны төрә, аңа рәхәт,җылы. Яз җиткәч,ул тагын үсә.

 

«Цокотуха»

Матур аланда «Цокотуха» исемле чебеннеңөе тора. Иртәҗитә. Чебен уяна,киерелә,сузыла. Як-ягына елмаеп карый(иптәшләренә елмаю). Ул өеннән чыга(урыннан тора),аланга барып җитә. Нинди матур, хуш ислечәчәкләр (иснәү)! Чебен күккә карый, күк йөзе зәп-зәңгәр(сузылып өскә карау). Цокотуха кулларын өскә күтәрде,кояшка үрелде(кулларны өскә сузу). Шат Цокотуха аланны очып әйләнде(җиңелчә йөгерү), су күрде, юынды(чүгәләү, юыну хәрәкәтләре ясау), чык суы эчте. Аланга ятып ял итте(аркага ятып кул-аякларны селкү), матурлыкка сокланды(эчкә яту,терсәктән бөкләнгән кулларга башны кую, уңга-сулга карау). Цокотуха торды,үләнне турайтты, алан аңардан соңматур калсын(үләнне турайту хәрәкәтләре), алан өстеннән очты(җиңелчә йөгерү). Җил чыкты. Чебен җиргә кунды(чүгәләп утыру).

 

«Яңгыр»

Зәңгәр күктә болытлар йөзә (күккә карау). Алар куера. Җил чыга(кулларны күтәреп, як-якка селкү, «җилгә тибрәнү»). Болытлар бергә кушылып зур болыт хасил итәләр (кулларны як-якка сузып зур икәнен күрсәтү). Яңгыр ява башлады(иелеп идәнне шакылдату, яңгыр тавышы чыгару). Әйдәгез яңгыр тамчылары белән уйныйк. Уң (сул) кулны уч төбен өскә каратып алга сузу,сул(уң) кул артка яшерелә.Аяк очында кулны алга сузып әкрен генә әйләнү.

Яңгырдан соң салават күпере чыкты (аякларны аерып кулларны уч төпләрен өскә каратып басу. Уңга иелү, сул кулны як-яктан өскә күтәрү, уң уÑ