МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 9 |
| У нас учат: | 1 |
Новости"Старотурналинского детского сада"
"Нәүрүз бәйрәме"
Опубликовано: 21.03.2022Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Безнең бакчабызның балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздык. Балаларыбыз көч сынаштылар : аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
К списку новостей












