муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Арская средняя общеобразовательная школа №2" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 2нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Мостовая, д. 15 |
| Телефон: | +7(843)-663-52-00;+7(843)-663-52-01 |
| E-Mail: | s2.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская СОШ №2" |
| Руководитель: | Гиниатуллина Гульназ Галиевна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 634 учащихся |
| У нас учат: | 47 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Арская средняя общеобразовательная школа №2" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 2нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 ( 329 ) 330 >>
-
Татар теле атналыгы 24.04.2014 7А сыйныфы укучылары Юсупова Г.Г. һәм Җамалиева М.Г. җитәкчелегендә район үзәк китапханәсендә булдылар. Алар шәһәребезнең тарихы белән тагын да тирәнрәк таныштылар. Китапханә хезмәткәре Светлана Михайловна Арчада сакланып калган күптәнге биналарның тарихы турында сөйләде. “Арча шәһәренең тарихы – фотоларда” темасына эшләнгән презентация укучыларда зур кызыксыну уятты. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җавап алдылар.

-
Әдәбият һәм сәнгать музеенда 23.04.2014

23 нче апрельдә 6в классы укучылары ( укытучылары Ибраева Р.Х., Фатыхова Л.Ә. ) Арчадагы әдәбият һәм сәнгать музеенда булдылар.
-
Татар теле атналыгы 23.04.2014 5Б , 5В сыйныф укучылары татар теле укытучылары Фатыхова Л.Ә. һәм Нәбиуллина Ф.Х. белән “Әлифба” музенда булып кайттылар.

-
Татар теле атналыгы 23.04.2014 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Г.А. 9А сыйныфында сингапур методикасы буенча ачык дәрес күрсәтте.

-
Татар теле атналыгы 23.04.2014 6А сыйныфында Хәбирова Р.Б. сингапур методикасы нигезләнгән “ Сорау алмашлыклары” темасына ачык дәрес күрсәтте.

-
Татар теле атналыгы 23.04.2014

Татар теле Һәм әдәбияты укытучысы Юсупова Г.Г. 7а сыйныфының татар төркемендә ачык дәрес бирде. "Бәйлекләрнең җөмләдә кулланылышы" темасы буенча кабатлау дәресе нәтиҗәле узды.
-
Татар теле атналыгы 23.04.2014 5 нче в сыйныфында әдәбияттан "Туган ягым - Татарстан" темасын кабатлау буенча ачык дәрес күрсәтелде. Укытучысыы Мөбәрәкшина Г.Р.

-
Татар теле атналыгы 23.04.2014 23 нче апрельдә мәктәбебезнең конференция залында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юсупова Г.Г. һәм аның укучысы Мөбәрәкшина Чулпан (7А сыйныфы) әзерләгән «Ач, шигърият, серләреңне!» дип аталган шигырь бәйрәме булды. Монда шигырь яратучылар җыелды. Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев, Равил Фәйзуллин, Әминә Бикчәнтәева, Фәнис Яруллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укучылар яттан укыдылар. 7В сыйныфы укучысы Зәйнуллина Чәчкә һәм 8А сыйныфы укучысы Шаһимуллина Гүзәлнең үзләре иҗат иткән шигырьләре сәхнәдән яңгырады. Бәйрәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау да оештырылды.

-
Татар теле атналыгы 22.04.2014 Бүген, 22 нче апрель көнне, "Казан арты " тарих-этнография музеенда "Моңлы сазым" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәдә безнең мәктәптән 8нче А сыйныфы укучысы Шәһимуллина Гүзәл Фәнис кызы (укытучысы Мөбәрәкшина Гөлнара Рифат кызы) катнашып, "Тукай иҗатына багышланган шигырьләр "номинациясендә дипломга лаек булды.Гүзәлне һәм укытучысы Гөлнара Рифат кызын котлыйбыз, уңышлар телибез.

-
Татар теле атналыгы 21.04.2014 21 нче апрельдән мәктәбебездә татар теле атналыгы башланып китте.5в классы укучыларын Фатыхова Л.Ә.мәктәп китапханәсендә балалар өчен чыгарылган гәзит-журналлар белән таныштырды.












