Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | asoschool3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
15.02.2016

14 нче февральдә Арча стадионында Арча районы хәкимияте тарафыннан оештырылган “Чаңгы ярышы - 2016” чарасы булды. Бу чара мәктәпкәчә яшьтәге балалар ярышы белән башланып китте. Безнең балалар бакчасыннан да 9 бала катнашты. Финишка килгән балаларга хакимият башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович каршы алды. Һәр баланың кулын кысып, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды. Әти – әниләр белән балалар зур канәгатьләнү хисе белән өйләренә таралыштылар.
-
Гриппка каршы тору буенча төрле профилактик чаралар 15.02.2016

Мәктәбебездә гриппка каршы төрле профилактик чаралар уздыру максатынна шәфкать туташы укучылар белән әңгәмә уздырды.Укучылар газета-журналлардан алынган мәгълүматлар белән уртаклашты. Шәфкать туташы һәр бер балага буклетлар эләшеп чыкты.
-
14.02.2016

14 нче февраль көнне ил күләмендә "Россия чаңгы юлы – 2016” ярышлары үткәрелде. Бу чара район спорт үзәк мәйданында узды. “Арча өченче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасының” 5нче А сыйныф укучылары да ярышта актив катнашты. Спорт ул - сәламәтлек һәм файдалы ял икәнен аңлап, көчтән килгәнчә шуып, саф һава сулап, бу чарадан канәгать калып, өйләргә таралыштылар
-
“Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” дигән музыкаль кичә 13.02.2016

Мәктәптә “Кичен, көндез һәм иртән – һәрвакыт сак бул уттан!” дигән музыкаль кичә үтте. Аны класс җитәкчеләре Гыйниятова Г.Т., Зәйнуллина Р.Ф. сыйныф укучылары белән уздырды. Кичәгә әзерлек алдан ук башланды. Укучылар янгынның нинди фаҗигага китерүен күрсәткән рәсемнәр ясадылар. Бәйрәмдә балалар төрле әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие” һәм “Кызыл калфак” әкиятләрендә урманда ут якмаска, “Өч аю” һәм “Өч дуңгыз баласы” әкиятләрендә газ һәм үтүк белән сак эш итәргә кирәклегенә төшенделәр. Кичәгә Арча янгын сүндерү оешмасыннан инспектор Мухаметов И.Р. килде. Ул чыгыш ясап, балаларны ут белән сак булырга өндәде. Ахырдан укучылар янгын куркынычсызлыгы турында мультфильм карадылар. Кичә барыбызга да ошады.
-
"Минем хокукларым" темасына класс сәгате 12.02.2016

1 Б сыйныфында "Мин кем?" һәм "Минем хокукларым" темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар слайдлар ярдәмендә төрле ситуацияләр белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Дәрес бик күңелле үтте.
-
Чаңгы яратучылар бәйрәме 11.02.2016

10 нчы февральдә кичен район үзәк стадионында “Чаңгы яратучылар” бәйрәме уздырылды. Бу чарада 5нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре дә актив катнашты. Алар, рәхәтләнеп, чана-чаңгы шуып, ял итеп кайттылар.
-
“Казан арты” Арча тарих–этнография музеена экскурсия 10.02.2016

Арча халкының тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштыру максатыннан, “Арча өченче номерлы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасының” 5 нче А сыйныф җитәкчесе Закирова Г.К., укучыларын “Казан арты” Арча тарих–этнография музеена экскурсиягә алып барды.
-
«Бар һөнәр дә кирәк, барлык һөнәр мөһим» башлангыч класслар атналыгы 09.02.2016

Безнең мәктәптә 5 нче февральдән 12 нче февральгә кадәр «Бар һөнәр дә кирәк, барлык һөнәр мөһим» темасы астында башлангыч класслар атналыгы уздырыла. Шул темага бәйләп 2 Б сыйныфында Плотникова В.И. класстан тыш математика дәресен уздырды.
-
08.02.2016

Кышның карлы бураннары саран саргылт кояш белән алмашты. Ә күпме шатлык алып килде ул бала-чагага. 5нче А сыйныф укучылары да мондый матур көнне әрәмгә уздырмадылар. Дәресләрдән соң сыйныф җитәкчесе Закирова Г.К. белән, чаналарын күтәреп, үзәк стадионга ашыктылар. Саф һавада шау-гөр килеп тау шудылар, төрле уеннар уйнадылар. Балалар кышкы йокыга талган су буйларын күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, ял итеп кайттылар.
-
Беренче класска баручылар өчен төрле чаралар 06.02.2016

Бүген мәктәбебездә беренче класска баручылар өчен төрле чаралар үткәрелде. Балалар мәктәп белән танышкан вакытта, актлар залында әти-әниләр өчен җыелыш үткәрелде.










