Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | Shurabash2019@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 52 / Бездә укыйлар 52 укучы |
| У нас учат: | 18 / Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
16 нчы көн 19.06.2018

Лагерь балаларга һәр яңа көн бүләк алып килә.Тәрбиячеләр балаларны "Ерткычлар" һәм "Үлән ашаучы хайваннар" командаларына бүлеп, "Джунгли чакыра!" уенын үткәрде һәм күңелле танып-белү конкурслары әзерләде. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, шуңа да карамастан, балалар барыбер бик канәгать калдылар.
-
15 нче көн 18.06.2018

Менә бүген дә балалар көндәгечә лагерьга җыелды. Гадәттәгечә иртәнге гимнастика ясатканнан соң, иртәнге ашка керделәр. Укучыларга яхшы сыйфатлы, витаминлы ризык бирелә. мәктәпнең зур спорт залында укучыларыбыз җитезлектә көч сынаштылар. Капчык киеп йөгерү, эстафета, аркан тарту кебек кызыклы уеннарда барысы да бик кыю һәм теләп катнашты. Командаларга көч биреп торучылар исә бик матур плакатлар ясарга, шигырь-такмаклар ятларга да вакыт тапканнар. Ярышлар бик гадел узды, һәрвакыттагыча, бу юлы да дуслык җиңде
-
14 нче көн 17.06.2018

Лагерыбызның бүгенге көне дә сәяхәтләргә бай булды. Күңелле викториналар, табышмаклар, конкурслар аша балалар белемнәрен искә төшерделәр, ныгыттылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Балаларга бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
13 нче көн 16.06.2018

"Дуслык ” ял лагереның унөченче көне дә сизелми үтеп китте. Бүген ул табигатьтә, спорт залында күңелле уеннар уйнау белән балалар күңелендә калыр. Ә табигатьтә скакалка сикерү, йөгерү ярышыннан алган бүләкләрне алар истәлек итеп сакларлар.
-
12 нче көн 15.06.2018

Мәктәп яны лагереның эшчәнлеге дәвам итә. Иртәнге зарядкадан соң, башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан әзерләнгән кызыклы дәресләрдә актив катнаштылар. Укытучы апалары тарафыннан оештырылган төрле кызыклы уеннарда катнашып, барысы да бүләкләр алдылар, биеделәр. Әлеге бәйрәм аларга бик ошады, вакыт үткәне дә сизелмәде
-
11 нче көн 14.06.2018

Бүгенге көнебез дә бик күңелле үтте. Көнебез урамда төрле уеннар белән башланып китте.Тәрбиячеләр төрле кызыклы уеннар, сәяхәтләр үткәрә. Балалар да бик теләп уеннарда катнашалар һәм аларга бик ошый. Көнебез кызыклы һәм файдалы үтте.
-
10 нчы көн 13.06.2018

Лагерьның унынчы көне дә укучылар күңелендә озак сакланыр. Иртәбез иртәнге зарядка белән башланып китте. Әйдәман апалары аларга төрледән-төрле уеннар, ярышлар, экскурсияләр, кызыклы очрашулар оештыралар.Укучылар бик теләп йөриләр.
-
9 нчы көн 12.06.2018

Лагерьда Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - туган илебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Россия гимны яңгыраганда тантаналы рәвештә илебезнең флагы чыкты, аның төсләренең мәгънәләрен нәни ял итүчеләребез бик яхшы белә икән! Барлык балалар басып, гимнга кушылып җырлады. Бу көнгә багышлап, алар төрле концерт номерлары да әзерләп килгәннәр: Россия турында шигырь сөйләү, җырлар булды, шулай ук балалар тәрбиячеләре белән берлектә флешмоб-бию оештырдылар.
-
“Дус булып яшик” 12.06.2018

Бүген, лагерьның сигезенче көне, укучылар өчен “Дус булып яшик” девизы астында үтте. Иртәнге аштан соң, балалар төрле-төрле конкурсларда катнаштылар, төрле милләт уеннарын уйнадылар. Тәмле төшке аш ашап, яңа көчләр туплагач, укучылар тирә-яктагы матурлыкны кәгазь битенә күчерделәр. Көн файдалы һәм күңелле үтте.
-
7 нче көн 10.06.2018

Бүген лагерьда Сабантуй оештырылды. Балалар бик яратып уеннарда катнашты, күңел ачты. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.











