Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Гөлләр тәрбиялибез. 14.03.2017

-
Курчак театры уйныйбыз. 13.03.2017

-
Уйный-уйный өйрәнәбез. 10.03.2017 Балалар белән өстәл уеннары уйныйбыз.өстәл уеннарына парлы картиналар, лото, домино уеннары керә. Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан- балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, “Бертөрле шапканы тап” , “Бияләйләрнең парын тап”. Соңыннан бирем катлаулана бара:бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера.Уен хәтерне яхшыртырга ярдәм итә, балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә.

-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рус теле эшчәнлеге. 09.03.2017 Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рус теле эшчәнлеге эш дәфтәрләре белән ныгытыла.Укыту-методик комплектларының эш дәфтәре бала белән тәрбияченең бердәм эшчәнлеген күз алдына тотып төзелгән. Бу дәфтәр ярдәмендә балаларның сүзлек запасы баетыла,сорауларга җавап бирү,җөмлә төзү күнекмәләре үсеш ала.Һәр группаның аерым эш дәфтәрләре бар. Эшчәнлек өчен биремнәр дә баланың вак моторикасын,график күнекмәләрен,күзаллауларын үстерүгә юнәлдерелгән.

-
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә зур бәйрәм! 07.03.2017

Бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә зур бәйрәм-Әниләр бәйрәме!Балаларыбыз әниләрен,әбиләрен,дәү әниләрен бәйрәм белән котлап бик матур һәм эчтәлекле чыгыш ясадылар. Җыр,бию,шигырьләр белән үрелеп барган әлеге бәйрәм бик күңелле,җанлы үтте.Бәйрәм ахырында балаларыбыз әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә Әниләр бәйрәме! 06.03.2017 Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә бүген әниләргә багышланган 8 март бәйрәмен билгеләп үттек.Нәниләребез үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,әниләр дә уеннарда актив катнашып,бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.Афәрин!

-
Туган көн кичәсе. 03.03.2017 Бүген кыш айларында туган балаларның туган коннәрен билгеләп үттек.

-
Рольле -сюжетлы уеннар уйныйбыз! 02.03.2017 Сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләрдә бар: кибет, кухня, хастаханә һ.б. Балалар дәрестән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар. Бу уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә, шулай ук кибетче, врач, парихмахер профессияләренә мәхәббәт тәрбияләргә дә булыша.

-
Уртанчылар төркемендә ПДД буенча ачык эшчәнлек. 28.02.2017

“Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш”темасына уртанчылар төркемендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында ачык чара үткәрдек.
-
Төркемнәрдә УМК буенча актив эш алып барыла. 27.02.2017 Безнең төркемдә УМК буенча актив эш алып барыла. Ул бердәм белем бирү эшчәнлегенең күп кенә өлкәләрендә кулланыла. Мәсәлән, “Изучаем русский язык” укыту-методик комплекты буенча дәфтәрләр белән эш эшлибез.










