Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Новостные блоки
ЮХИДИ хезмәткәрләре-бездә кунакта!
Опубликовано: 27.03.2013Бакчабызда юл һәлакәтен кисәтү буенча чаралар әһәмиятле урын алып тора. Балаларга ЮЙК өйрәтүдә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә теләп катнашалар. Махсус форма киеп килгән инспектор абыйның сөйләгәннәре балаларга аеруча күңелле һәм үтемле була.Шушы юнәлештә үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итәбез. Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында тәрбияче Мортазина Райлә Аглиулловна зурлар төркеме балалары белән “Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен син бел! “дип аталган әкити тамаша үткәрде.ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны ЮЙК өлкәсендә күп белгәннәре һәм тырышып өйрәнгәннәре өчен күп төрле бүләкләр белән бүләкләделәр. Яшәешебезне автомашинадан башка күз алдына китереп булмаганга, балаларны бакчадан ук юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәбез. Безнең балалар бакчасында нәниләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү эшен уңышлы оештыру өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазланган “юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү” зонасы булдырылды. Биредә йортлар, кибетләр, мәктәп, борылышлар, эшләп торучы светофорлары булган “чын” урам җиһазлап куелган. Транспортның да барлык төрләре, юл билгеләре дә бар. Үзәктә – шәһәр юллары һәм борылышларының өстәлгә куела торган макеты, анда да кечкенә генә йортлар, транспорт, юл билгеләре, светофорлар бар. Стеналарда – балаларның юлларда транспорт катнашында имгәнүенә юл куймау буенча һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен рәсемле планшетлар,балаларның юлларда имгәнүләренә профилактика һәм юл әлифбасын өйрәнү буенча эш планы бар. Биредә балалар белән эшләү өчен бай материал тупланган.
К списку новостей









