Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Cтажировочный семинар для учителей информатики 16.08.2016

Учитель информатики Нуризянов Э.Т. участвовал в стажировочном семинаре для учителей информатики Казани и учителей-наставников по олимпиадной подготовке по информатике в Республике Татарстан.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш" 11.08.2016

Бүген мәктәптә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында булачак 1 класс укучыларына уку кирәк яраклары һәм мәктәп сумкалары тапшыру тантанасы булды.Сумкаларны "Бердәм Россия" партиясе җитәкчесе Залялетдинов Тәлгать Таһирович тапшырды. Булачак укучылар һәм аларның әти-әниләре "Бердәм Россия " партиясенә тирән ихтирамын һәм рәхмәтен җиткерде.
-
"Хезмәте каты,җимеше татлы" 04.08.2016 Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайный.Укучыларыбыз график буенча чиратлап бакчада хезмәт куялар.Тырышлыкның нәтиҗәсе күңелле: аллы-гөлле чәчәккә күмелгән бакчабызда яшелчәләр дә мул итеп уңыш бирәләр.

-
Сарымсак уңышы куанырлык булган. 21.07.2016

Түтәлләрдәге сарымсакларны да алыр вакыт җитте. Бакчада эшләүче балалар һәм укытучыларның бер төркеме бүген сарымсак уңышы җыюда булдылар. Аларны казып, чистартып , бәйләп, җиләс, күләгәле урынга кертеп урнаштырдык.
-
Мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге 20.07.2016

Мәктәпне яңа уку елына әзерләү эшләре башланды. Укытучыларыбыз җәйге ялларыннан зур көчләр туплап мәктәпкә эшкә килделәр. Бүген алар мәктәп яны бакчасында бик тырышып үзләренең хезмәтләрен куйдылар.Түтәлләрдә чүпләр утадылар, буядылар, үскән печәннәрне чаптылар. Мәктәп шау-гөр килеп торды.
-
Мәктәп яны бакчасында эшләр дәвам итә. 18.07.2016

Мәктәбебез янындагы яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк бакчаларында эш тулы көчендә дәвам итә. 18-23 июль көннәрендә Каюмова Г.Н. җитәкчелегендә эшләүче балалар белән, куакларда берсеннән-берсе эре, сусыл, менә өзелеп төшәм дип торган кара карлыганнарны җыеп алдык. Чәчәклекләрдәге чүпләрне утадык. Бүгенге көнебез бик файдалы үтте.
-
Карлыган өлгерде. 13.07.2016

Бакчада карлыган өлгерде.Балалар бик тырышып житәкчеләре белән бергәләп уңыш жыю белән мәшгуль.Карлыган,елдагыча,бик күп ,эре һәм тәмле.Димәк,кыш буена җитәрлек кайнатмабыз була!
-
Бакчада эш гөрли.
11.07.2016
Мәктәп яны тәжрибә участогында эш гөрли.Анда эш план нигезендә алып барыла.11 нче июльдән 16 нчы июльгә кадәр укучылар бакчада укытучы Сабитова Т.Ә. житәкчелегендә эшләячәкләр.Балалар чүп утыйлар,мәктәп территориясен чистарталар.
-
Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. 09.07.2016

Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Балалар су сибәләр, чүп утыйлар, чәчәкләр үстерәләр, чистарталар. Мул уңыш алыйм дисәң, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк.
-
Безнең мәктәп укучылары “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында. (2 көн) 06.07.2016

Аланның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар тулы автобуслар белән Кушлавычка юл тоттылар.Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булдылар. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар. Музейга сәяхәттән соң, аларны төрле аланнарда эшчәнлек көтеп тора иде. Иң күңеллесе, мөгаен, “Тукай иҗатын өйрәнеп, кем миллионер була ала?” исемле аланда булгандыр.Тирән белемле укучылар бер дә сынатмадылар, дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр.Төшке ашка аланлылар яңадан мәктәпкә кайтып җиттеләр. Барысы да, шау килеп, ял аланының ачылу тантанасына әзерләнделәр.“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының ачылу тантанасына дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина ,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Ринад кызы Бәдриева, Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов,Арча муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов килделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, күңелле, файдалы ял теләделәр. Бәйрәм әйдаманнарның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кичке сәгать алтыда аланлылар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Чынлап та, ял аланына бик сәләтле укучылар гына җыелган икән. Алар җырладылар да, биеделәр дә, Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп тә укыдылар. Шулай итеп,“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының икенче көне дә гаять тә файдалы һәм күңелле узып китте.
















