Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Строевой смотр 1-11 классов 05.03.2024

Школьный строевой смотр с участием 1-11 классов прошел в нашей школе. Заряд хорошего настроения, ярких впечатлений и патриотический настрой получили все!
-
2024 ел- Гаилә елы 05.03.2024

Президентыбыз В.В. Путин тарафыннан Россиядә 2024 ел - Гаилә елы итеп игълан ителде. Шушы уңайдан 5 класс җитәкчесе Хадиева Р.Р. әти-әниләр белән "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасына түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү үткәрде. Рузилә Рафиковна әти -әниләрне гаиләдә бала тәрбияләү кыйммәтләре белән эшлекле рәвештә таныштырырга өндәде. Һәр әни үзенә бирелгән гаилә кыйммәтләре хакында чыгыш ясады. Әниләр укучыларга мастер-класс күрсәтеп, аларны тренингка чакыру алымнары , гаиләдә кирәкле шәхси сыйфатлар үстерүне камилләштерү бунча чаралар да тәкъдим итте. Әлеге чараны үткәрүче Рузилә Рафиковна куйган тәрбияви максатларына тулысынча иреште.Афәрин!
-
РобоАрск 02.03.2024

РОБОАРСК проекты буенча оештырылган робототехника конкурсында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Юсупов Карим һәм Сабирзянов Камил 1 урынны, ә 6 сыйныф укучылары Юсупов Булат һәм Шаяхметов Назиль 2 нче урынны алдылар. Җитәкчеләре информатика укытучысы Самигуллин Ф.Ф. ны, укучыларыбызны котлыйбыз, алда да уңышлар теләп калабыз. Оештыручыларга олы рәхмәт белдерәбез!
-
Чаңгы ярышы 27.02.2024

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында башлангыч класс укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Көн матур, балалар шат булып калды.
-
Ягез әле Егетләр 23.02.2024

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап мәктәбебездә 5-11 класс егетләре арасында "Ягез әле Егетләр" бәйгесе узып китте.
-
Кышкы ГТО 21.02.2024

Мәктәбебез укучылары арасында кышкы ГТО фестивале үткәрелде
-
Пробный имтихан 21.02.2024

Пробный имтиханнар дәвам итә. Чираттагысын бүген химия фәненнән 9 һәм 11 класслар үтте.
-
Мөһим сөйләшүләр 19.02.2024

Бүген "Разговоры о важном" проекты кысаларында патриотик рухта 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дәресләр булып үтте.
-
"Әфганстан-йөрәк ярасы" 15.02.2024

Бүген, 15 февраль- Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 35 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә эфганчы ветеран интернационалистлар Шаймарданов А.Р. һәм Набиев Ф.М белән очрашу булып узды. Укучылар белән килгән кунаклар арасында бик матур , эчтәлекле аралашу оештырылды. Ветераннар укучыларга сәламәт булырга , яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, тәртипле һәм тәрбияле булырга диеп үзләренең үгет нәсихәтләрен җиткерде. Илебезнең булачак сакчыларына уңышлар теләделәр.
-
Котлыйбыз! 09.02.2024

Мәктәбебезнен 8 класс укучысы Самигуллина Иркә һәм 11 класс укучысы Абдуллин Илнур рус теленнән республика олипиадасы призерлары булдылар. Самигуллина Иркә рус әдәбиятыннан да республика призеры! Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз!!! Афәрин!
















