Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Бөек Ватан сугышына багышланган фильм
18.06.2018
Балаларга Ленинград камалышы турында фильм күрсәтелде. Балалар белән башта Ленинград камалышы, Сталинград сугышы турында әңгәмә үткәрелде. Әлеге хәлиткеч бәрелешләрдә байтак райондашларыбыз да кан койганлыгы әйтелде.Аннары Ю.Герман повесте буенча эшләнгән "Садись рядом, Мишка!" фильмыннан өзекләрне да балалар зур игътибар белән карадылар.
-
Баскетбол буенча ярыш
17.06.2018
Балалар белән ике командага бүленеп баскетбол ярышы уздырдык. Ике команданың очколары тигез булды дуслык җиңде.
-
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде 17.06.2018

Кичә,бүген барлык авылларда, районыбызда татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде. Лагерьга йөрүче балаларыбыз әти-әниләре белән Сабантуй бәйрәмнәрендә катнаштылар.
-
Авыл тирәсен тәртипкә китерү 16.06.2018

Таш,су һава, урманнарны
Табигать дип атыйбыз.
Табигатьсез яшәп булмый
Нигә соң сакламыйбыз.
Елгаларны пычратабыз,
Урманнарны кисәбез.
Чишмәләрне чистартмыйбыз,
Матурлыкны бозабыз.
Бу шигырь юлларын кире кагып без балалар белән авылыбыз чишмәләрен чистартып,тәртипкә китердек.
-
“ Уйныйбыз да, җырлыйбыз”да 16.06.2018

-
“ Тылсымлы сүзләр” көне 15.06.2018

-
Шахмат ярышы 15.06.2018

Шахмат белән шөгелләнү- ул аң үсешенә яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә, шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә. Шул уңайдан балалар арасында шахмат буенча ярышлар уздырылды. Әлеге ярышта оста уйнаучылар Хадиев Илгиз. Уен барышында балаларның ни дәрәҗәдә кызып китүләре, шахмат уйнау тәртибенең асылына төшенүләре чагылды. Үзләренә файдалы шөгел табулары белән алар чиксез куандылар.
-
Хәрәкәтле уеннар
14.06.2018
Барлык эшләр тәмамлангач балалар белән төрле уеннар уйнадык, саләмәтлегебезне ныгыттык.
-
“Укыйбыз да, уйныйбыз да” көне 14.06.2018

Бүген лагерьның унберенче көне . “Укыйбыз да, уйныйбыз да” дип аталган бүгенге көнебез план буенча Арча районы буйлап экскурсия иде.Тәрбияче апалар тарафыннан әзерләнгән бик матур презентация ярдәмендә районыбыз белән тулырак таныштык.
-
"ГТО тапшырырга әзерсеңме?" әңгәмә 13.06.2018

Иртә әле, вакыт бар дип
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да
Физзарядка яса син.
Җәй көннәре суда коен,
Велосипедта элдер.
Ә кышын кәшәкә тотып
Тимераякта йөгер.
Яшелчәне ешрак куллан,
Үләннәр сихәтен бел.
Тәмле боткалар ашасаң,
Кәеф күтәрелә гел.
Көндәлек режимны сакла
Чисталыкны онытма!
Саф һавага чыкмыйча
Интернетта утырма!
ГТО нормативын үтәү халыкта, бигрәк тә яшьләр арасында популярлык казана. Бар халык бик теләп катнаша. ГТО значогына лаек булу һәм аны тагып йөрү олы дәрәҗә саналган.“ГТО значогыннан - Олимпия медаленә!” лозунгысы яшьләрне, балаларны зур җиңүләргә рухландыра. Значокны алу өчен совет гражданнары йөгерү, йөзү, чаңгыда узышу, ату буенча һ.б. нормативлар үтәргә тиеш булалар.ГТО - яңача расшифровкасы - «Горжусь тобой, Отечество!»-«Ватаным-горурлыгым!» Бу лозунг Россия гражданнары өчен якынрак та, чөнки ул Ватанпәрвәрлек хисе белән бәйләнгән.
















