Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Экстремизму – Нет! 11.09.2018

Сегодня ученики нашей школы собрались на открытый урок, посвященный на тему пагубного влияния экстремизма и терроризма в современном мире.
-
Ата-аналар җыелышы 10.09.2018

10 нчы сентябрь көнне ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышны мәктәп директоры Сөнгатов Ш.Җ. башлап җибәрде, 2017-2018 нче уку елына йомгак ясады һәм яңа 2018-2019 нчы уку елына куелган тәрбияви бурыч-максатлар белән таныштырды. Икенче көн тәртибендә фельдшер Солтанова Г.А. гриппка каршы ясалырга тиешле һәм башка прививкаларнын файдасы турында мәгълүмат бирде. Өченче көн тәртибе буенча туклану мәсьәләсе һәм бердәм меню каралды, фикер алышулар алып барылды. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте.
-
Бәрәңге алу өмәсе 07.09.2018

2018 нче елның 7 нче сентябрендә, дәресләрдән соң, Галиәсгар Камал исмендәге Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Өмәдә укытучылар, 5 – 9 класс укучылары, техник хезмәткәрләр катнашты. Тырыш хезмәтебез бушка китмәгән, уңыш - искиткеч.
-
Берүк дәрәҗәдә мөһим 05.09.2018

Мәктәбебездә уку белән берлектә дәрестән тыш эшчәнлек тә тигез дәрәҗәдә алып барыла. Бүген Ф.Һ. Бәдриева 7 нче класс укучылары белән “Яшь математик” исеме астында, интеллектуаль юнәлешендә, үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Балалар зур кызыксыну белән эшләделәр.
-
Беслан трагедиясенә 14 ел 04.09.2018

Тарих укытучыбыз Хисматуллин И.И. 8 нче сыйныф укучылар өчен “Беслан трагедиясенә 14 ел”- дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Укучыларга шул вакыттагы вәхшилекне чагылдырган презентацияләр, видеофильмнар күрсәтелде. Балалар тагын бер кат шушы ачы хәлләрне күз алдыннан кичерделәр, террористларга каршы ничек көрәшергә кирәклеген белделәр.
-
Россия дәресе 03.09.2018

Бүген мәктәбебездә тәрбия сәгатьләрендә “Россия дәресе” үткәрелде. Дәрестә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәр ныгытылды, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә мәхәббәт тәрбияләнде. Шулай ук укучыларның коммуникатив белемнәре һәм күнекмәләре үстерелде.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме! 01.09.2018

Бүген мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Белем бәйрәменә багышлап тантаналы линейка үтте. Мәктәп укучыларның шат авазына күмелде. Бәйрәмдә кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, әти-әниләр, шушы мәктәптә узенең хезмәт юлын узган өлкән буын, шулай ук бүгенге көндә балаларга белем бирүче укытучылар катнашты. Мәктәбебез бусагасын 2 малай тәүге тапкыр атлап керделәр.Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр! Сезне бәйрәм белән тәбриклибез! Мәктәп еллары һәркайсыгызның күңелендә кабатланмас бер мизгел булып калсын иде.
Нәни дустым, бәйрәм белән
Сине кояш та котлый.
Ал нурларын сибә-сибә,
Ул янәшәңнән атлый.
Мәктәп дигән серле дөнья
Белем өстәргә дәшә,
Укытучы апаң – терәк
Булыр һәрчак янәшә.
-
Общероссийское родительское собрание 29.08.2018 29.08.2018

В преддверии начала нового учебного года состоится ставшее традиционным Общероссийское родительское собрание с участием Министра просвещения Российской Федерации О.Ю. Васильевой. Мероприятие пройдет 29 августа 2018 г. на площадке общеобразовательной организации г. Москвы в формате видеоконференции с прямыми включениями из регионов России, во время которых Министр ответит на вопросы в области образования, интересующие общественность.
-
Чәчәк күргәзмәсенә әзерлек. 24.08.2018

29 августта үтәсе чәчәк күргәзмәсенә һәм ярминкәгә әзерлек тулы көч белән бара. Һәр укытучы үзләренең кызыклы фикерләре белән уртаклаштылар. Барыбызның тырышлыгы белән композициябез уңышлы чыгар дип өметләнәбез.
-
Уңыш җыярга вакыт 12.08.2018

Мәктәп бакчасында кызу эш бервакытта да туктамый. Җиләк-җимешләр җыелып бетте. Инде яшелчәләр өлгереп килә.
Сарымсак белән суганның уңышы искиткеч! Тырыш хезмәтебез нәтиҗәсе!












