Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Диплом 24.04.2013

24 нче апрель көнне Арча укучылар сараенда “Табигать балалары” республика конкурсына йомгак ясалды. 7 нче класс укучысы Шәймәрдәнова Сиринә “фотокүзәтү” юнәлешендә III урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе: югары категорияле география укытучысы Сәгыйдуллина Ч. Р.).
-
Диплом 19.04.2013

19 нчы апрель көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган III республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсының йомгаклау этабы үтте. 8 нче класс укучысы Галиәхмәтова Чулпан “Туган ягым әдибе” юнәлешендә эзләнү эше башкарып, “Мөхәммәт Мәһдиевнең язучылык “кодрәтен” ачуда туган як табигате” дигән темага чыгыш ясады һәм III урынга лаек булып, диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе: югары категорияле география укытучысы Сәгыйдуллина Ч. Р.).
-
12 апрель - космонавтика көне 12.04.2013

Бүген космонавтика көне уңаеннан мәктәбебездә 5 - 7 класс укучылары тарафыннан әзерләнгән "Галәм киңлекләренә сәяхәт" дип исемләнгән сбор үтте. Варислар шулай ук үзләренең инглиз теленнән алган белем - күнекмәләрен кулланып, карлыгачларны һәм өлкән класс укучыларын кызыклы уеннарга чакырды.
-
Диплом 08.04.2013

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган "Теле барның иле бар" дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесендә 6 нчы сыйныф укучысы Габидуллин Динис җиңүче исеменә лаек булды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз! (Җитәкчесе Нәгыймова Р.Р.)
-
Кошларны каршылау 04.04.2013

Мәктәбебез укучылары канатлы дусларыбызны каршыларга әзерләнәләр.
-
Сертификат 02.04.2013

Ученики 4-5 классов участвовали в Всероссийском интеллектуальном конкурсе "Мозаика" и получили сертификат.
-
Нәүрүз 21.03.2013

Мәктәбебездә "Нәүрүз мөбарәк булсын!" дип исемләнгән чара узды. Нәүрүзне каршылап укучылар тарафыннан спорт уеннары, бәйрәм концерты оештырылды. Соңыннан барыбыз да учакта пешкән тәмле ботка белән сыйландык һәм традиция буенча карачкы яндырдык.
-
Бәйрәм котлавы 08.03.2013

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына бәһалап бетергесез өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.
Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Бәйге 07.03.2013

Бүген мәктәп күләмендә "8 март - Халыкара хатын кызлар көне" уңаеннан әниләр һәм кызлар арасында бәйге үтте. Бу бәйгедә әниләр һәм кызлар үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен, осталыкларын сынадылар.
-
Йолдызлык 04.03.2013

7 нче сыйныф укучысы Салихова Адилә "Йолдызлык - 2013" фестиваленең район турында уңышлы чыгыш ясап гала-концертка үтте. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез.












