Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Туган як музеенда 02.04.2015

Мәктәбебезнең "Туган як" музеенда 5-6 сыйныфларга музей җитәкчесе Әхкәмова Н.Ю җитәкчелегендә тәрбия дәресе үткәрелде. Экскурсоводлар укучыларны туган төбәк тарихы белән таныштырдылар, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорларында ватандашларыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыклары турында тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча оештырылган чараларда музей эшчәнлегенең әһәмияте турында ассызыклап әйтергә мөмкин.
-
"Оста куллар" түгәрәге 02.04.2015

"Оста куллар" түгәренә йөрүчеләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, әби-бабайларга бүләе итү өчен сирень чәчәкләре ясадылар. Түгәрәк җитәкчесе- Зарипова Зилия Васыловна
-
Кошларны каршы алыйк! 02.04.2015

1 апрель-кошлар көне уңаеннан Ташкич башлангыч мәктәбендә рәсем һәм шигырь конкурсы үткәрелде.Максатыбыз-өйрәнелгән шигырьләр аша укучыларыбызда табигатьнең матурлыгын күрә белү,аның табигый байлыкларына һәм тереклек ияләренә карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү иде.
-
1 апрель-Халыкара кошлар көне. 01.04.2015

Кошлар көне уңаеннан Починок-Поник башлангыч мәктәбендә викторина һәм рәсем конкурсы оештырдык. Укучыбыз Закиров Нәркис үзе ясаган кош оясын мәктәп территориясендәге агачка беркетте. Табигатькә карата сакчыл караш һәм үз туган төбәгеңне ярату хисләре тәрбияләү кече яшьтән үк булганда гына, экологик тәрбияле шәхес үстерергә мөмкин.
-
Кошлар көне 31.03.2015

Биология дәресләрендә алган белемнәрен туплап, укучылар Кошлар көне уңаеннан стена газеталары чыгардылар. Үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар. Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз, аларны саклыйк һәм аларга ярдәм итик!
-
Викторина нәтиҗәләре 30.03.2015

Химия,биология,география атналыгы барышында үткәрелгән викторина,табышмаклар конкурсында актив катнашып беренче урынны алган 6 сыйныф укучылыры Мәҗитова Гөлнур,Мәҗитова Гөлнар,7 сыйныф Тимершаехова Язилә,8 сыйныф укучысы Әхмәдиева Динәне җиңүләре белән котлыйбыз. Викторинаны оештыручылар-биология укытучысы Равилә Мөхәмәдиева һәм география укытучысы Солтания Закирова.
-
Волейбол ярышлары 25.03.2015

Иске Чүриле урта мәктәбе базасында профсоюз членнары арасында ир-егетләр командаларының волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Мәктәбебезнең ир-егетләре командасы бу ярышларда уңышлы чыгыш ясап, бәйге нәтиҗәләре буенча 3нче урынны яуладылар. Без аларны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
Волейбол ярышлары 24.03.2015

Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбе базасында профсоюз членнары арасында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Мәктәбебезнең хатын-кызлар командасы бу ярышларда уңышлы чыгыш ясап, бәйге нәтиҗәләре буенча сигез команда арасында 4нче урынны яуладылар. Без аларны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015

Бүген мәктәп күләмендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Укучылар төрле уеннар уйнадылар,карга боткасы һәм кайнар коймак белән сыйландылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 20.03.2015

Арча укучылар йорты үткәргән "70 елга-70 оя" акциясендә укучылар 100% катнаштылар. Барысы 54 гаиләдән 74 укучы. Һәр гаилә сыерчык оясын күңел җылысын биреп, зәвык белән ясган. 1 урынны 8 нче сыйныф укучысы Васильева Инзилә алды, 2 нче урында 8 нче сыйныфтан Габдулбарова Айсылу. Укучыларга сыерчык ояларын ясарга әтиләре һәм бабайлары булышты.














