Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
11 апрель - Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне 11.04.2019

Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була. 1945 елның 11 апрелендә, Германия территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый. Шул уңайдан бүгенге тәрбия сәгатендә укучылар белән әңгәмә үткәрелде.
-
Акция "Будь готов! Скажи нет!" 10.04.2019

Мәктәбебездә "СМС-балалар" хәрәкәте укучылары чираттагы акцияне уздырдылар. Ул наркотикларга каршы "Будь готов! Скажи нет!" дип атала иде. Укучыларга листовкалар тараттылар, плакатлар ясадылар. Соңыннан, тирән мәгънәле видеофильм карап, белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.
-
“Язгы бозда сак бул!”, "Су басу куркынычы" 09.04.2019

Мәктәбебездә “Язгы бозда сак бул!”, "Су басу" дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге класс сәгатьләрендә укучыларга язгы бозның үзлекләре - калын булса да кояш нурлары астында җылынып көпшәкләнүе һәм тотнаксызлануы турында аңлатылды. Укучыларга язгы бозга керүнең бик куркыныч булуы, һәр елны әлеге саксыз адым нәтиҗәсендә күпме кешенең, балыкчыларның һәлак булуы турында әйтелде. Әгәр кем беләндер бәхетсезлек очрагы килеп чыгып, бозлы суга егылып төшкәндә аны коткару, беренче ярдәм күрсәтү алымнары турында сөйләшенде. Язын боз гына түгел, ә су басу куркынычы да бар. Бу бигрәк тә зур елга буйларында яшәүчеләр өчен куркыныч. Шулай да кайбер елларда кисәк җылытып җибәрү сәбәпле, безнең елгалар да ярларыннан чыга, су буенда урнашкан урамнарны, болыннарны басып китә. Шуның өчен дә моны исәпкә алырга кирәк. Кисәк җылытып җибәрсә, болыннарда уйнамаска, су буйларына якын бармаска кирәк. Укучыларга бу турыда искәртелде.
-
Всероссийские проверочные работы 08.04.2019

Расписание ВПР на 2019 год
Предмет (ВПР)
Русский язык
15-19 апреля
(любые дни недели)25 апреля
23 апреля
9 апреля
Математика
22-26 апреля
(в любой день недели)23 апреля
25 апреля
18 апреля
Окружающий мир
-
-
-
История
-
16 апреля
11 апреля
25 апреля
Биология
-
18 апреля
16 апреля
11 апреля
География
-
-
9 апреля
16 апреля
Ин.яз
-
-
-
2 апреля
Химия
-
-
-
-
Физика
-
-
-
23 апреля
Обществознание
-
-
18 апреля
4 апреля
-
-
Сыерчыкларны каршылыйбыз... 05.04.2019

Апрель уяну, сафлану ае. Бу ай яктылык, су яки кошлар ае булып исәпләнә. Кошлар безнен өчен бик кадерлеләр, алар гузәл табигатьнең бер өлеше! Матур, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, кунелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлардан башка табигать җансыз.Ә канатлы дусларыбызны без ничек каршылыйбыз? Бу уңайдан мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелә. Сыерчык ояларына конкурс, “Кошлар – безнең дусларыбыз” исемле рәсемнәр күргәзмәсе һәм төрле викториналар, кичәләр. Шушы көннәрдә район буенча сыерчык ояларына конкурс үткәрелде һәм безнең мәктәп укучылары да бу чарада актив катнашты. 3 нче сыйныф укучысы Гаптрашитов Фидан үзенең оясы белән катнашып, җиңүче булды.
-
Памятка для родителей о необходимости использования светоотражающих элементов 04.04.2019

В целях снижения количества ДТП с участием детей-пешеходов и популяризации использования юными пешеходами светоотражающих элементов регулярно проводятся информационно-пропагандистские акции «Засветись, стань заметней на дороге!». Световозвращатель на одежде - на сегодняшний день реальный способ уберечь ребенка от травмы на неосвещенной дороге. Принцип действия его основан на том, что свет, попадая на ребристую поверхность из специального пластика, концентрируется и отражается в виде узкого пучка. Когда фары автомобиля «выхватывают» пусть даже маленький световозвращатель, водитель издалека видит яркую световую точку. Поэтому шансы, что пешеход или велосипедист будут замечены, увеличиваются во много раз. Например, если у машины включен ближний свет, то обычного пешехода водитель увидит с расстояния 25-40 метров. А использование световозвращателя увеличивает эту цифру до 130-240 метров! Маленькая подвеска на шнурке или значок на булавке закрепляются на одежде, наклейки - на велосипеде, самокате, рюкзаке, сумке. На первый взгляд световозвращатель выглядит как игрушка. Но его использование, по мнению экспертов по безопасности дорожного движения, снижает детский травматизм на дороге в шесть с половиной раз! Световозвращатель не боится ни влаги, ни мороза – носить его можно в любую погоду.
-
Китапханәләрдә “Балалар китабы атналыгы” старт алды 03.04.2019

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Шул максаттан чыгып, Сеҗе төп мәктәбе китапханәчесе Закирова Солтания Рәсим кызы "Иң күп китап укучы бала”ны билгеләде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кулымда яңа китап" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Яңа китаплар белән таныштырылып, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды.Балалар ошаган китапларын өйгә укырга алдылар. Балалар өчен яңа китаплардан гына торган китап күргәзмәсе эшләнде. Китапханәче Халыкара балалар китабы көненең тарихы турында сөйләде.
-
Скворечники 02.04.2019

Привлекать птиц на участок и полезно и приятно. Полезно, потому что они уничтожают насекомых-вредителей, приятно — слушать их пение и наблюдать за поведением птиц. Потому многим приходит в голову идея — построить скворечник своими руками. В школе прошел смотр-конкурс на лучший скворечник. Как приятно осозновать свою любовь к природе!
-
"Кошлар көне" бәйрәме 01.04.2019

Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Кояш җиңә. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек.1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.Безнең бүгенге бәйрәмебез дә кошларга багышлана. Бурычыбыз-укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү.
-
Первенство по волейболу 30.03.2019

В Арском районе прошли республиканские соревнования по волейболу среди юношей. В сборной команде участвовали ученики нашей школы Ринас Туктаров и Инсаф Гаптельбаров. В упорной борьбе за первенство по волейболу Республики Татарстан среди юношей,сборная команда Арского района достойно заняла 2 место. Искренне поздравляем победителей!














