муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 81 учащихся / Бездә укыйлар: 81 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Наркомания-ак үлем! 17.03.2021

5нче сыйныфта халыкара наркоманияга каршы көрәш көне уңаеннан "Наркомания-ак үлем! " темасына әңгәмә булып узды.Укучылар арасында наркоманияне искәртү буенча эш алып барылды, шулай ук укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләнде.
-
Кырымның Россия белән кушылуы 17.03.2021

4 нче сыйныф укучылары белән Кырымның Россия белән кушылуы темасына класс сәгате үтте.
-
«Крым и Россия: «Мы вместе» 17.03.2021

16 марта 2014 г. состоялся референдум о статусе Крыма. 17 марта 2014 г. после референдума была провозглашена Республика Крым. 18 марта 2014 г. Президент Российской Федерации В.В. Путин подписал межгосударственный Договор о принятии Крыма и Севастополя в состав Российской Федерации, в соответствии с которым в составе России образуются два новых субъекта – Республика Крым и город федерального значения Севастополь. Это событие имеет огромное значение в новейшей истории России. Ученики 8 класса с интересом включились в беседу на эту тему, познакомились с историей Крыма, посмотрели презентацию «Крым и Россия: «Мы вместе» и видеоролики, читали стихи о Крыме, удивились красоте исторических мест и природы Крыма.
-
"Көйне тап" 16.03.2021

8 нче сыйныфта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Көйне тап" уены узды. Әлеге уен барышында укучылар халык уен коралларын искә төшерделәр, татар халык җырларын танып белделәр. Халык җырларының халкыбыз тарихында тоткан урынын билгеләделәр.
-
Без наркотикларга каршы 16.03.2021

9 нчы сыйныф укучылары белән «Без наркотикларга каршы» дигән темага багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Тере табигатькә нигезләп балаларга тормышның матурлыгын, яшәүнең ямьлелеген, кошлар сайравында, сулар агышында, чәчәкләрнең матурлыгында икәнен аңлатырга тырыштык. Наркотикларның зарары, аны кулланучыларның шушы матурлыкны күрә, тоя алмаулары турында әңгәмә кордык, укучылар үзләренең фикерләре белән бүлештеләр.
-
Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак 13.03.2021

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмак үзенең тел байлыгы ягыннан шигъри мәктәп булып тора. Табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү; укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү; халык авыз иҗатына карата мәхәббәт, соклану хисе тәрбияләү максатыннан 1 нче сыйныфта табышмаклар кичәсе үтте. Укучылар төрле темага табышмаклар чиштеләр, үзләре дә җәнлекләр, үсемлекләр турында табышмаклар уйладылар.
-
Исем кушу йоласы 12.03.2021

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый алган.
Балага исем кушу- җиңел эш түгел. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.
Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту, милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү максатыннан 8 нче класс укучылары белән “Исем кушу йоласы” дигән класстан тыш чара үтте.
”Исем –ул синең тормышың, юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”. Бу сүзләрне беркайчан да онытмагыз!Үз исемегезне горур йөртегез, аңа тап төшермәгез!
-
Госман Бакиров 12.03.2021

1896 елның 12 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында игенче гаиләсендә туа. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австро-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.
Ватанына кире әйләнеп кайткач, Госман Бакиров укытучылык хезмәтен дәвам итә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә, Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. 1924 елда ул Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927—1929 елларда Госман Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли.
1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Госман Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшүгә таба бара.
Госман Бакировның «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләре, «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгы, «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары бар. Шулай ук ул көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза.
Госман Бакиров 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була.
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 11.03.2021

6нчы сыйныфта «Шәфкатьлелек бизи кешене» исемле класс сәгате булып узды. Укучылар шушы олы сүзнең синонимнары, антонимнары белән таныштылар, шәфкатьлелек турында мәкальләрне искә төшерделәр.
-
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне 10.03.2021

6 нчы сыйныфта Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан әңгәмә булып узды. Укучылар наркоманиянең нәрсә икәнен искә төшерделәр, шушы юлга илтүче мөмкин булган сәбәпләр турында сөйләштеләр.










