муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 81 учащихся / Бездә укыйлар: 81 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Туган тел – рухи байлыгыбыз 21.10.2023

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфикълы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри башка телләрне өйрәнгәнче кешеләрнең үз туган телен яхшы белүенә зур игътибар биргән. Халкыбызның әдәби мирасы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү,туган телебезгә мәхәббәт уяту максатында, 1 нче сыйныф укучылары белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен карадык.
-
Татар халык уеннары 21.10.2023

"Туган телем сагында” акциясе кысаларында 4 нче сыйныф укучылары татар халык уеннары белән таныштылар, “Түбәтәй”, “Без, без, без идек”, “Ак калач”, “Буяу сатыш” уеннарын уйнап карадылар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларга бик ошады. Уенда алар тапкыр, өлгер булуларын, ярдәмләшә белүләрен күрсәттеләр.
-
"Халкыбызның мәдәни мирасы" күргәзмәсе 20.10.2023

2023 ел республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә “Халкыбызның мәдәни мирасы” дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә гореф – гадәтләрне, йолаларны, аларның тарихын чагылдырган китаплар һәм вакытлы матбугат урын алды. Әлеге китап күргәзмәсе китап укчыларда зур кызыксыну уятты.
-
Икмәк - ил терәге 20.10.2023

Икмәк-кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка ризыклар арасында аерылып тора, өстәл түренә куела, туендыручы булып санала. " Туган телем сагында" акциясе кысаларында Бөтендөнья Икмәк көненә багышлап, " Икмәк - ил терәге" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында кеше тормышында икмәкнең әһәмияте, икмәккә сакчыл караш, икмәк белән бәйле гореф-гадәтләр турында үткәрелде. Икмәккә багышлап шигырьләр сөйләнде, табышмаклар әйтелде.
-
Кинопоказу ко Дню вхождения в состав России освобождённых территорий 20.10.2023

Обучающиеся нашей школы присоединились к тематическому кинопоказу ко Дню вхождения в состав России освобождённых территорий. Ребята просмотрели фильм "Где проходит граница". Фильм рассказывает об исторических событиях в Крыму и Донбассе, о судьбах людей, чьи жизни были затронуты историческими потрясениями, о том, что пережили и какие ценности лежат в основе их единства.
-
«Туган тел сагында» акциясе 19.10.2023

«Китап – иң яхшы дус» дигән мәкальне һәркемнең ишеткәне бардыр. Китаптан да яхшырак нәрсә юк бит ул. Ул синең белән теләсә нинди темаларга ачык итеп сөйләшә ала, кайвакытта, чыннан да, иң якын дус була.
Гыйлемле булу өчен китап укырга кирәк. Акыллы, һәръяклы һәм укымышлы кеше белән сөйләшү нинди рәхәт! Бүген китапханәдә 3 нче сыйныф укучылары кунакта булды. Алар белән китап уку, аның әһәмияте турында сөйләшү узды.
-
Россия - мои горизонты 19.10.2023

19 октября состоялось очередное внеурочное занятие «Россия - мои горизонты» в 7 классе.
Сегодня ребята работали по теме «Россия промышленная: узнаю достижения страны в сфере промышленности и производства». Школьники говорили о том, какие виды промышленности существуют, изучили глубже некоторые её направления, узнали о достижениях страны в сфере промышленности и производства, обсудили, какие специалисты востребованы сегодня.
-
Федеральный просветительский марафон Знание.Первые 18.10.2023

В рамках плана совместных проектов Минпросвещения России и Российского общества «Знание» в 2023 году в период с 4 по 6 ноября 2023 г. пройдет Федеральный просветительский марафон Знание.Первые (далее – Марафон), который соберет более 15 тысяч участников и будет транслироваться в прямом эфире на многомиллионную онлайн-аудиторию по всей стране.
В рамках проекта молодежь получит возможность лично пообщаться со спикерами Марафона, принять участие в конкурсах и выиграть призы, а также узнать о достижениях России в разных сферах. Регистрация до 20 октября 2023 г. в двух форматах:
- онлайн-участие (рекомендованное количество – 70 участников от одной организации);
- офлайн-участие.
Сайт Марафона: https://clck.ru/35fpLy
Материалы о Марафоне для распространения https://disk.yandex.ru/d/sOjGmtEOY6Chow
Регистрация для онлайн-участия: https://clck.ru/35fnDW
Регистрация для офлайн-участия: https://clck.ru/35fnFA -
Газета-журналларга күзәтү 17.10.2023

Бүгенге көндә укучыларның бик сирәкләре генә өйләренә газета-журналлар алдыралар. Ә мәктәп китапханәсендә “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән һәрдаим танышырга мөмкин. Аларны уку укучыларга дөньяны танып-белүдә, тирә-якка күзаллауларын арттырыруда, сүзлек запасын баетуда зур роль уйный. 4 нче сыйныф укучылары белән әлеге газета-журналларга күзәтү уздырылды.
-
Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым! 17.10.2023

Һәр кешенең “Менә ул чын укытучы!” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга биреп кенә калмый, сабыйлар күңеленә яхшылык орлыклары, өмет чаткылары өләшә, ул аларның авырлыкларын җиңеләйтә, күңелләрен аңлый белә. Укытучының сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң. Әмма моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Чын укытучы хәтта лаеклы ялга чыккач та укытучы булып кала бирә. Әйе, укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – язмыш!
14 октябрь көнне Урта Курса авыл Мәдәният йортында үткәрелгән “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” исемле әдәби-музыкаль кичә дә әнә шул сабыр, мөлаем затларга - ветеран укытучыларга багышланды. “Мәдәният йортына моның кадәр халыкның моңарчы килгәне юк иде!” – диеште аптырашта калган мәдәният йорты хезмәткәрләре. Әйе, халык күп иде, чөнки барысы да яраткан остазларына күңел түрендә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерергә, яраткан укытучыларын хөрмәтләргә, хезмәтләрен зурлап, алар каршында баш ияргә дип килгән.
Кичә барышында һәр укучы үзенә гыйлем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, хатирәләр йомгагы сүтелде, күңелләр тулды... Әлеге чараның төп оештыручы, инициаторы булган Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Рамазан кызы Вафинага, шулай ук Мәдәният йорты хезмәткәрләренә чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Биш сәгатькә якын барган бу чарадан алган тәэсирләр, җылылык йөрәкләрдә әле озак сакланыр.










