муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 81 учащихся / Бездә укыйлар: 81 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
”Без терроризмга каршы” – класс сәгате. 21.09.2021

Бүгенге коннең төп афәте булып – халыкара терроризм тора. “Терроризм” дигән сүзне бөтен илдә, бөтен халыклар да белә һәм ул барлык кешедә дә курку, сагаю хисе уята.
Укучыларны террор төшенчәсе белән таныштыру, үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү максатыннан 7 нче класс укучылары белән ”Без терроризмга каршы” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучылар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска кирәклеге турында сөйләшү алып барылды. Әлеге афәткә каршы фикерләрен үзләре ясаган плакатлар аша белдерделәр.
-
“Киләчәк һөнәрләре 17.09.2021

9нчы сыйныф укучылары өчен быел җаваплы ел. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, кая барырга, нинди уку йортына укырга керергә, нинди һөнәр сайларга? Җавабы әле табылмаган сораулар күп. Бүгенге сыйныф сәгатендә укучылар белән “Киләчәк һөнәрләре” дигән темага әңгәмә кордык, югалып баручы һөнәрләрне барладык, киләчәк һөнәрләрен күз алдына китердек, төрле биремнәр чиштек, уен формасында сорауларга җавап бирдек.
-
Классный час " Экстремизм в молодежной среде " 16.09.2021

В рамках месячника «Экстремизму – Нет» с учащимися 5 класса провели классный час по теме «Экстремизм в молодежной среде». Учащимся объяснили, что такое экстремизм и терроризм. Рассказали, что экстремизм стала глобальной проблемой во всем мире, и экстремистами становится молодежь возрасте 16-30 лет. Привели факты и примеры деяния экстремистов, и что за этим последует. Учащихся ознакомили со статьями УК РФ о мерах наказания за экстремистские деяния. В конце классного часа учащиеся заполнили цветок толерантности. И пришли к выводу, чтобы прожить долгую и счастливую жизнь, надо быть: сильным, терпимым, умным, справедливым, честным, добрым, смелым.
-
Көге табигатькә экскурсия
15.09.2021
Көге табигатькә экскурсия
Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, әлеге ел фасылының матурлыгына сокландылар. Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Кошлар җәй аендагыча сайрамый, тиздән алар җылы якларга китеп, кыш беткәнен көтәчәкләр. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар саубуллашып, ерак юлга кузгала
-
15.09.2021

Беренче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсе белән таныштылар.
-
Республиканская акция «Территория мира» 14.09.2021

Республиканская акция «Территория мира»
В рамках месячника «Экстремизму – Нет!» в школе прошла акция «Территория мира». Дети говорили о том, что счастливым может быть только мирное детство, они изготовили белых голубей, которые являются символом мира и добра, теплоты и надежды на светлое будущее.
-
«Татарча диктант» 13.09.2021

10 нчы сентябрь көне мәктәбебезнең укытучылары, укучылары, ата-аналар «Татарча диктант» Дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 13.09.2021

6нчы сыйныфта юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, яктырткычларның мөһимлеген мисаллар ярдәмендә аңлатып , әңгәмә үткәрелде
-
Татарча диктант ЯЗ – 2021
11.09.2021
Татарча диктант ЯЗ – 2021
Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары “Татарча диктант ЯЗ-2021” акциясендә катнаштылар, туган телдә хатасыз яза белүләрен тикшерделәр. “Җидегән чишмә” җырының язылу тарихы белән таныштылар, ахырдан халкыбызның онытылмас җәүһәре булган шул җырның аудиоязмасын тыңладылар.
-
Өмә
10.09.2021
Өмә
10 нчы сентябрьда Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә өмә оештырылды. Укучылар белән мәктәп яны территориясен җыештыру, тәҗрибә участогында корыган үсемлекләрне җыеп түгү эшләре башкарылды.










