МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Халыклар бердәмлеге көне" 24.10.2019

Мәктәптә "Тарих, җәмгыять белеме атналыгы" бара. Бу уңайдан төрле чаралар планлаштырылды. Бүгенге көн "Халыклар бердәмлеге көне" нә багышланды. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучылар алдында чыгыш ясады. Ул шушы көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, укучылар белән дуслык, бердәмлек хисләре формалаштыру буенча эшчәнлек оештырды.
-
Шашка ярышларында 23.10.2019

Бүген Ашытбаш урта мәктәбе базасында төбәкара шашка ярышлары булып узды. Бу ярышларда Арча, Әтнә, Балтач районы мәктәпләре кече яшьтәге укучылар катнашты. Безнең мәктәптән бу ярышларда 4 нче класс укучылары Л.Сабирова, Д.Ибатуллина, И.Галяветдинов һәм И.Хакимовлар катнашты. 10 команда арасында укучылар 5 нче урын яуладылар. Олимпия девизы да "Иң мөһиме - җиңү түгел, катнашу!" дип атала. Шушындый ярышларда үзеңне чарлау киләчәктә зур җиңүләргә китерәчәк. Бу ярышта катнашуыгыз өчен рәхмзт, укучылар.
-
Якташларың белән горурлан! 23.10.2019

"Арчалылырның тормыш кодексы"ның өченче бүлеге "Якташларыңбелән горурлан!" дип атала. Хезмәттә, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр белән таныштыру гел оештырылып торыла. Бүген данлыклы якташыбыз Ш.Мәрҗанинең Казандагы тормышы, эшчәнлеге турында сөйләштек. Укучыларга лектор, 8 класс укучысы А.Галимзянова галимнең КАзан тормышы, ул күргән каршылыклар турында сөйләде.
-
М.Кәримгә - 100 ел 22.10.2019

Төрки халыклар әдәбиятында зур урын тоткан Мостай Кәримгә 100 ел тулды. Шушы уңайдан мәктәптә "М.Кәрим укулары" оештырылды. Язучы, драматург, шагыйрьнең тормый юлы өйрәнелде, әсәрләре укылды.
-
Мин татарча диктант язам 19.10.2019

Бүген Татарстан Республикасында "Мин татарча диктант язам" дип аталган акция уза. Безнең мәктәп укучылары да бу акциягә кушылдылар.
-
Безнең дус класс 18.10.2019

Бүген районда "Безнең дус класс" дип аталган конкурс уза. Бу конкурста класс җитәкчеләре Р.Р.Хакимзянова җитәкчелегендә 6 класс укучылары катнаша. Аларга уңышлар телик!
-
"Урманны сакла!" акциясе 14.10.2019

Урманнарны саклауның төрле юллары бар. Шуларның берсе - макулатура җыеп, кабат эшкәртү. Шушы уңайдан мәктәптә макулатура җыйнау акциясе узды. Бу акцядә мәктәпнең барлык укучылары һәм хезмәткәрләр катнашты. 1 тоннадан артык макулатура җыйналды. Бу макулатура күпме агачны киселүдән саклый! Бу турыда класс җитәкчеләре махсус беседалар оештырдылар.
-
Бөек галим белән танышабыз 11.10.2019

Мәктәптә Арча районында яшәүчеләрнең тормыш кодексы белән таныштыру дәвам итә. Лектор укучылар Ш.Мәрҗанинең тормыш юлын өйрәтү буенча эшләрен дәвам итәләр: бөек галимнең Бохара һәм Сәмәркандтагы тормышы өйрәнелде.
-
Чисталыкны саклыйбыз 11.10.2019

Тирә-якны чиста тоту буенча мәктәптә бик күп эш башкарыла. Беседалар оештырыла, өмәләр уза. Бу атнада "Без чиста шәһәр өчен" дип аталган районкүләм рәсем конкурсында катнаштык. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр район турына китте.
-
Спектакль карадык 10.10.2019

"2019 нчы ел - Театр елы" кысаларында һәм Укытучылар көне уңаеннан мәктәп укытучылары Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырдылар. Башта Казан шәһәренең истәлекле урыннары, Ш.Мәрҗанига куелган һәйкәл белән таныштылар. Соңыннан З.Хәкимнең "Килә ява, килә ява" спектаклен карадылар.












