МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Мәхмүт Галәүгә - 130 ел 12.10.2016

Сентябрь ае (кайбер чыганакларда ноябрь диелә) - М.Галәүнең туган көне. Аңа быел 130 ел булыр иде. Тукай яшьтәше, драматург, публицист, тарихи роман жанрына нигез салучы М.Галәү Ташкичү авылында туа, үсә, мәдрәсәдә укый. Тормыш аны да суга, кага. Шушы шәхеснең якты истәлеген искә алырга профессор, филология фәннәре докторы Ф.З.Яхин, филология фәннәре кандидаты , "Г.Тукай" музее директоры Г.Ф.Төхфәтова, филология фәннәре кандидаты, "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Р.Г.Фатхрахманов, мәгариф бүлеге җитәкчесе З.М.Дәүләтбаев, "Казан арты" тарих-этнографик музее директор урынбасары Ш.З.Гарипов, Арча, Әтнә районы татар әдәбияты укытучылары катнашты. Искә алу кичәсендә М.Галәүнең тормыш юлы, фаҗигале язмышы искә алынды, анң турында яңа табылган мәгълүматлар белән таныштырылды. Мәктәп укучылары М.Галәүнеү шигырьләрен укыдылар, әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Рэхмэт сиңа, УКЫТУЧЫМ! 05.10.2016

Бүген - УКЫТУЧЫ көне! Һәрбер бала мәктәпкә бәйрәмчә киенеп килгән. Чөнки бүген мәктәптә озак еллер эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар килде. Педагог-организатор Г.Д.Касимова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Ф.Хабибуллина өлкәннәр өчен котлау оештырдылар. Ветераннарны мәктәп директоры И.И.Гибадуллинда чын күңеленнән котлады.
-
Өлкәннәрне котладык 05.10.2016

Бүген мәктәпкә укытучыларның әти-әниләрен, әникиләрен, мәктәптә эшләп чыккан ветераннарны да котладык. Аларга да конөерт программасы тәкъдим иттек. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында үтте. Мәктәп чоры, күңелле вакыйгалар, истәлекләр сөйләнде. Яңартылган мәктәптә эшләү өчен шартларның әйбәт булуынв сокланды ветераннар.
-
"Өлкәннәр декадасы" башланды 01.10.2016

1 октябрь - халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәптә өлкәннәр декадасын үткәрү планы төзелде. Ялгыз яшәүчеләргә шефлар билгеләнде, ветеран укытучыларны котлау программасы төзелде. 1 октябрь көнне Ташкичү авылы ветераннарын котлау оештырылды. Яңартылып эшләнгән Культура йортының фойесында җыелды ветераннар. Чәй артында яшьлекне искә төшереп, җырлап-биеп күңел ачтылар ветераннар. Кичәне оештыруда Культура йорты хезмәткәрләре , библиотекарь, мәктәп коллективы хезмәт куйды.
-
Тәртип сагында 29.09.2016

Мәктәптә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, полиция уполномоченные Раил Рахматуллин еш була. Бүген ул кичке чорда урамда йөргән, җәйге чорда тәртип бозган үсмерләр белән очрашты. Тәртип бозуның киләчәктә кая алып барганын аңлатты.
-
Профсоюз дәресе 28.09.2016

Бүген өлкән класс укучылары өчен Профсоюз дәресе үткәрелде. Мәктәп профсоюзы рәисе Г.З.Фазуллина укучыларны профсоюз барлыкка килү тарихы, бүгенге көндә профсоюз оешмасының роле белән таныштырды. Төрле проблемалы ситуациләр тудырып, укучылар аларга җавап бирделәр. Дәрес күтәренке рухта үтте.
-
5 класста математикадан старт диагностикасы 28.09.2016

5 класс укучылары өчен математика фәненнән старт диагностикасы үткәрелде.
-
Помоги своей школе! 25.09.2016

В Республике Татарстан продолжается акция "Помоги своей школе!" инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннехановым. Цель акции - узнать ак живет сегодняшняя школа, оказать ей помощь. Посетите школу! Вспомните школьные годы, своих учителей. Поддержите Республиканскую акцию "Помоги своей школе!"
-
Мәдәни көндәлек тапшырдык 16.09.2016

Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов инициативасы белән, республикада башлангыч класс укучылары өчен "Мәдәни көндәлек" проекты эшли. Бу проектның төп максаты - укучыларны мәдәниятлы, белемле, кызыксынучан итү. Бүген Татарстан Республикасында шушы көндәлекләрне укучыларга тапшыру тантанасы булып узды. Безнең мәктәптә ул актлар залында узды. Китапханәче- педагогФ.Ф.Хабибуллина, авыл китапханәчесе В.Ф.Мустафина укучыларны "Мәдәни көндәлек" белән таныштырдылар, тутырып бару тәртибен өйрәттеләр. Укучылар бу тантанада туган ил, Казан шәһәре турында белгәннәрен сөйләделәр, үзләре булган музей, истәлекле урыннар турында фикерләре белән уртаклаштылар. Кичәнең икенче өлешендә башлангыч класс укучылары Ташкичү авылында яшәгән мәгърифәтче Ш.Мәрҗани, язучы М.Галәү турында истәлекләр белән таныштылар, мәктәп музеенда булдылар.
-
Язучылар бездә кунакта 15.09.2016

Бүген Арча районында зур бәйрәм. "Без бит - Арча яклары" дип аталган җыентыкны тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Бу җыентык 3 томнан тора: башлангыч, 5-9 класс, өлкәнкласс укучылары өчен шушы төбәктән чыккан атаклы язучылар, шагыйрьләр, драматурглар әсәрләре белән бергә төрле жанрда иҗат сөючеләрнең дә әсәрләре урын алган анда. Районыбызга бер төркем язучыар кайтты. Алар Арча шәһәрендә эшлекле сөйләшүдән соң район мәктәпләренә таралдылар. Гәүһәр Хәсәнова Белән Гафур Каюмов Ташкичү төп мәктәбенә кунакка килделәр. Укучылар кунакларга туган як, туган тел турында җырлар башкардылар, "Без бит - Арча яклары" җыентыгына кергән берничә шигырьне сәнгатьле укыдылар. Гәүһәр Хәсәнова әтисе Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлекләре , үзенең әдәбиятка килү юллары турында сөйләде. Гафур Каюмов театр артистыннан драматургиягә, режессурага килү серләре белән таныштырды. Яшь вакытта иҗат иткән шыгырьләрен укыды. Кичә тормыш мәгънәсен ачу, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, туган якны ярату, туган телне саклау рухында барды. Рәхмәт сезгә, Гәүһәр ханым, Гафур әфәнде!












