МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Яңа Кырлайда "Нәүрүз" бәйрәме 23.03.2015

22тмарт көнне бер төркем укучылар Яңа Кырлай авылында булып узган "Нәүрүз" бәйрәмендә булып кайттылар. Милли традицияләрнең безнең як тарихы белән бәйле театрлашкан тамаша караганнар. Төрле уеннарда катнашканнар, музейда булганнар. Мөселманнар бәйрәменең русча булуы гына укучыларда ике төрле фикер калдырган.
-
Иң яхшы сыерчык оясы
23.03.2015
Районда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя" акциясе игълан ителгән иде. Мәктәп укучылары бу акциягә бик теләп кушылдылар. Ташкичү, Мәмсә, Симетбаш мәктәпләреннән 86 кош оясы ясады. Шул оялар арасыннан 3 класс укучысы Хакимзянова Рәшидәнең оясы иң оригиналь дип табылды һәм район конкурсына җибәрелде. Бу ояны ясауда Рәшидәгә әтисе Рөстәм булышкан.
-
"Ялкын" журналы бездә кунакта 20.03.2015

20 март көнен мәктәп укучылары түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки бу көнне безгә "Ялкын" журналы хезмәткәрләре килергә тиеш иде. Ниһаять, кунаклар килеп җитте! Башта очрашу үткәрдек. Аннан соң шигырь, хикәя язу, рэп, фотосүрәт төшерү сәнгате буенча мастер-класс оештырылды. Укучылар бик канәгать калды.
-
Сау бул, Әлифбам!
19.03.2015
Әлифба, Әлифба!
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә.....
Ә бүген Әлифбаның соңгы битен ачтык. Күп нәрсәләргә өйрәттен син безне, Әлифба! Башта куркып кына ачкан идек. Бүген зур текстлар укырга, аңларга өйрәндек. Табышмакларга җаваплар табабыз, мәкальләр, әкиятләр укый беләбез. Безнең алда зур бурычлар - зур томнар уку!
-
Сугыш чоры баласы Габидуллина Мөнирә апа белән очрашу 19.03.2015

Бүген 6 класс укучылары өчен авыл китапханәсе белән берлектә сугыш чоры баласы Мөнирә апа Габидуллина белән очрашу үткәрелде. Мөнирә апа сугыш чорында күргән авырлыклар, хәзерге тормышның матурлыгы турында сөйләде. Мөнирә апаның балачагы, яшьлеге сугыш чорына, сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән.
-Бервакытта да хезмәттән курыкмадым. Шуңа күрә хезмәтемне бәяли дә белделәр!-дип сөйләде ул балаларга. Ялгыз яшәсә дә, инде яше 80 нән артып китсә дә, сыер тота. Хайваннарны бик яратуы турында да әйтеп үтте.Тынычлыкның кадерен белергә, укучыларга тырышып укырга кирәклек турында белдерде.
-
Крым - Россия җире
18.03.2015
Бүген Крымның Россиягә яңадан кушылуына 1 ел. 2014 нче елның 18 мартында булып узган Референдумда Крымда яшәүче халыклар Россиягә кушылырга теләкләрен белдерделәр. Шушы уңайдан мәктәптә класс сәгатьләре булып узды. Класс җитәкчеләре Крым ярымутравы, табигате, халкы турында кызыклы материаллар бирделәр. Өйгә кайткач, телевидение тапшыруларында булган яңалыклар, халыкларның бәйрәм итү тантаналарын анализларга тәкъдим ителде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 сыерчык оясы 17.03.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына күп кенә чаралар оештырыла. Шуларның берсе - "Бөек Җиңүгә - 70 сыерчык оясы" акциясе. 1 класстан алып 9 класс укучыларына кадәр бу акциядә бик теләп катнаштылар. Бүгенге көнгә 58 кош оясы ясалып, мәктәпкә конкурска алып киленде. Ягез, кемнең оясы җиңеп чыгар икән?
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат концерты 16.03.2015

15 март көнне Ташкичү авылы халкы Культура йортына ашыкты. Чөнки бу көнне Культура йортында Ташкичү һәм Яңа Кырлай авыл җирлекләре көче белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат концерты билгеләнгән иде. Бу концертта мәктәп укытучылары да актив катнашты. Бию номинациясендә Ә.Ә.Вафина, Ф.Ф.Хабибуллина, Ф.Ф.Валишина, "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" номинациясендә башлангыч класслар укытучысы М.М.Камалиева үзенең иҗат эшләре белән таныштырды. "Кич утыру" номинациясендә Ф.Ф.Валишиналар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Халык иркенләп ял итте.
-
Йөзү буенча укучылар Спартакиадасы бара 14.03.2015

2015 нче елның 12-14 март көннәрендә Менделеевск шәһәрендә укучыларның йөзү буенча Спартакиадасы уза. Бу ярышта мәктәбебезнең 8 класс укучысы Зайнуллин Данил дә катнаша. Ул команда ярышында йөзеп, Спартакиадада 2 нче урынны яулады. Спартакиада ярышлары эле дә дәвам итә. Яңа уңышлар көтәбез синнән, Данил!
-
Дөрес туклану серләре 13.03.2015

Бүген мәктәптә "Дөрес туклану серләре" темасы астында класс сәгатьләре узды. Бу сәгатьтә дөрес туклану, организмга аксым, углевод, майлар, витаминнарың тәэсир итү көче турында сөйләшү уздырылды. Бертөрле туклану, режим сакламау, составында Е төркемендәге элементлар булган азык куллануның зарарына басым ясалды. Укучыларга витаминнарга бай ризыклар, аларның кеше тормышында әһәмияте турында конкрет мисаллар белән аңлатылды.












