МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | sch524@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Хөрмәтле коллегалар ! 29.12.2014

Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа 2015 нче ел белән котлыйбыз. Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Яңа елның туган һәр яңа көннен елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.
Иң изге теләкләр белән Ташкичү мәктәбе коллективы һәм профсоюз комитеты исеменнән И.И.Гибадуллин`.
-
Шахмат, шашка һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары 27.12.2014

29 декабрь көнне МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" базасында шахмат, шашка, өстәл теннисы буенча зона ярышлары узачак. 6 мәктәп профсоюз вәкилләре көч сыначачак. Ярышларга рэхим итегез!
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2014

26 декбрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре узды. Балалар янына кунакка Кыш бабай, Кар кызы килде. Укучылар ул көнне уйнадылар, җырладылар, төрле экиятләрдән вакыйгалар күрсәттеләр. Кыш бабай да нинди иде соң?! Үзе сөйли, үзе бии, бүләкләр өләшә, тамашачыларның күңелен күрә белә! Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! Йомшак ап-пакъ кар, шугалаклар, кышкы матурлык өчен!
-
Президент елкасында 22.12.2014

Мәктәбебезнең иң актив укучысы, Г.Тукай исемендәге район премиясе лауреаты, 9 класс укучысы Кадриева Алинә Татарстан Республикасы Президенты елкасында булып кайтты. Ул бу бәйрәмгә бик теләп барды. Елкадан алган тәэсирләре белә классташлары, укытучылар белән уртаклашты. Бәйрәм атмосферасы, тантананың үзе укучыны бик канатландырган. Ул укучыларны актив булырга, шушындый бәйрәмнәргә барырлык эшләр күрсәтергә чакырды.
-
Яңа елга әзерлек башланды 11.12.2014

Мәктәптә 2015 нче елны каршы алу буенча эшчәнлек башланды. Классларда бәйрәм газетасы чыгару эше тәмамланып килә. Мәктәп ишек алдына сыннар ясау буенча эш планлаштырылды, классларга заданиеләр бирелде.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2014

2014 нче елның 9 декабрендә "Ватан Геройлары көне" үткәрелде. Ул иртәнге линейка белән баәланды. Аннан соң классларда шушы көнгә багышланган класс сәгатьләре узды. Дәрестән соң Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган обелискны чистарту, сугыш чоры балалары, бөек Ватан сугышы ветераны Г.Сафинның өенә барылды. Ярдәм оештырылды.
-
"Өмет" реабилитацион үзәгендә кунакта 08.12.2014

Бүген, 8 декабрь көнне, мәктәп укучылары Яңа Кенәр авылында урнашкан реабилитацҗон үзәгендә кунакта булдылар. Алар Бөек Ватан сугышы чорында бала булган, "Сугыш чоры балалары" кысаларында уза торган акцияне тормышка ашыру максатыннан, очрашуда катнаштылар. Алар үзәктә ял итүчеләргә Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй" спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакльдә кузгалтылган проблемалар тамашачыларны дулкынландырды. Алар, зур рәхмәтләр әйтеп, безне озатып калдылар.
-
"Час кода в России"
05.12.2014
5 декабрь көнне информатика һәи ИКТ укытучысы 7-9 класс укучылары өчен "Час кода в России" дәресе оештырды. Бу дәрестә укучылар киләчәктә компьютер, Интернетның әһәмияте, киләчәктә кирәк профессияләр турында сөйләштеләр. Укытучы укучыларны уйланырга этәрде , тормышта үзеңне табарга ярдәм итү буенча киңәшләрен бирде.
-
Гани Сафиуллин музеенда кунакта 03.12.2014

3 декабрь көнне 1, 4, 5, 7 класс укучылары Яңа Кишет мәктәбенә Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена экскурсиягә бардылар. Алар бу чара барышында, күп мәгълүмат туплап , геройның тормыш юлы, аның батырлыклары турында ишетеп, андагы экспонатлар белән танышып кайттылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата багышланган бу сәяхәт укучылар өчен бай эчтәлекле, тәрбияви чараларның берсе булды.
-
Әниләр көне 30.11.2014

30 ноябрь көнне Ташкичү мәдәният йортында “Әниләр көне”нә багышлап зур чара уздырылды. Кунакка килгән әниләрне ишек төбендә “SаMоSтоятельные дети” төркеме каршы алды. Алар килгән кунакларны бәйрәм белән котлап йөрәк – открыткалар бүләк иттеләр. Ә тамаша залында, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең 7 – 8 класс укучылары тарафыннан әзерләнелгән Рабит Батулланың “ Кичер мине әнкәй ” әсәре сәхнәләштерелде. Спектакль барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде.












