Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Шүрәле мәктәпкә бара күр әле-юл кагыйдәләрен белеп йөр әле!" 17.04.2017

Бүген 5 нче класс укучылары "Шүрәле мәктәпкә бара күр әле-юл кагыйдәләрен белеп йөр әле!" дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерделәр. Бу кичәгә районнан Энҗе Газизовна да чакырылган иде. Ул укучыларга үзенең сорауларын бирде. Соңыннан һәр укучыга бүләк тапшырды.
-
Театр яктылыкка нурга илтә кире юлга җибәрми уңга илтә! 14.04.2017

Бүген мәктәбебездә Г.Тукайның туган көне якынлашу уңаеннан театр атналыгын башлангыч класс укучылары ачып җибәрделәр. Алар 2017 нче ел экология елы булганлыктан "Урман аланында"-дип исемләнгән әсәрне сәхнәләштерделәр. Кечкенәдән табигатьне яратучы дуслар, зур үскәч тә аңа зыян салмаслар.
-
Макулатура җыеп тапшырдык. 13.04.2017

Макулатура җыеп тапшырдык-җиңүчеләрне ачыкладык.
-
Галәмдә-Кеше! 12.04.2017

1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.
Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән иде. Яз айларының уртасында Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты. Р
адиодан Юрий Гагаринның космик корабльдә Җир шарын әйләнеп, Сарытау өлкәсендәге кырга төшүе турындагы хәбәр җиткерелә. Шуннан соң космонавтлар исемлеге яңа галәм геройлары белән тулды һәм хәзерге көндә аларның саны 200дән артып китте.
Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда “Восток-2” кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында “Восток-3”тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга, шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә 1963 елның июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый.Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар шәхесне искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде.
Бүген мәктәбебездә шул уңайдан 5 нче һәм 7 нче класс укучылары тарафыннан "Галәмдә-КЕШЕ!"-дип ичемләнгән кичә узды. Кичәне мәктәп директоры Низамов Р.С. җиһангирларга багышланган тарихи вакыйгалар, даталар һәм тәрбияви элементлар белән ачып җибәрде, аннан соң укучылар чыгыш ясадылар. Физика укытучысы Вәлиева С.М. "Һавада йөзү"-дигән презентациядә төрле очу техникаларының әһәмиятен һәм файдалы якларын күрсәтте. Укучыларны милли төбәк компонентлары белән таныштырды: Арчада ачылган җиһангирлар аллеясының тарихы белән кыскача таныштырды: 19 октябрьдә Татарстан тарихында зур вакыйга булды – татарстанлы Сергей Рыжиков космоска очты! Нәкъ шушы вакытта Арчаның үзәк стадионында җиһангирлар аллеясына нигез салынды. Ул Сергей Рыжиковның космоска очуына һәм Юрий Гагаринның космоска очуына 55 ел тулуга багышланган иде.– Космик корабль командиры Сергей Рыжиков белән бергә космоска бортинженер, Россия Герое Андрей Борисенко һәм Америка гражданины Роберт Шейн Кимброу да очты. “Союз–МС–02” 9 минут эчендә, без тантаналы чараны үткәргән арада, инде космоста булды һәм андагы безнең өч космонавт белән очрашты. Алар бүгенгесе көндә яңадан җиргә кайттылар. Космонавт булу өчен тырыш, сәламәт, көчле ихтыярлы, намуслы, батыр кешеләр кирәк. Андый кешеләр безнең арабызда яши, үсә, белем ала. Утар-Аты мәктәбендә укып Байконурда хезмәт иткән Нуриахметов Булат Мәгъсүм улы белән мәктәптә очрашканыгыз бар. Аның белән Байконурда Нурлат районының Зүзәй, Мамык, Төрнәс, Фома авыллары егетләре дә төрле елларда хезмәт үтәләр. Аларга корабль очканнан соң старт шахталарын, техник позицияләрне, үлчәү, күзәтү пунктларын тәртипкә китерергә туры килә. Укучылар сез дә тырыш, батыр йөрәкле, акыллы, белемле, сәламәт булыгыз!
-
Космонавтика көне 12.04.2017

Субаш -Аты башлангыч мәктәбендә космонавтлар көне билгеләп үтелде. Укучылар космонавтика көне тарихы белән таныштылар, Юрий Гагарин турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, оригами ысулы белән ракеталар ясадылар.
-
"Сәламәтлек көне" 11.04.2017

Мәктәптә 8 нче апрель көнне мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар белән "Сәламәтлек көне" кичәсе.
-
Каникул вакытында укучыларыбызның уңышлары. 10.04.2017

Каникул вакытында укучыларыбыз шахмат, шашка, теннис,көрәш бәйгеләрендә катнашып, урыннар алып кайттылар. Аларны бүген атналык линейкада тәбрикләдек.
-
ОГЭ 08.04.2017

9 нчы сыйныф укучылары каникулдан соң килгәч, төп һәм сайлау фәннәреннән мәктәптә ОГЭ эшләрен чишеп тапшырдылар.
-
Оялар куйдык. 07.04.2017

Утар- Аты мәктәбенең башлангыч класс укучылары сыерчыкларны оялар белән сөендерделэр.
-
Террорчылыкка каршы тәрбия сәгате 06.04.2017

Башлангыч класс укучылары 4 нче апрельдә террорчылыкка каршы тәрбия сәгате уткәрделәр. 5 апрель көнне шул темага рәсемнәр ясадылар.












