Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Профориентация
03.03.2017
Безнең мәктәптә Әтнәдән килгән педагоглар белән профориентация буенча 9нчы сыйныф укучылары белән очрашу булды.
-
Макулатура җыябыз! 02.03.2017

Кемнәрдә нинди макулатура бар? Рәхим итеп мәктәпкә алып килүегез сорала. Һәр класс укучысы булдыра алган кадәр макулатура җыялар, һәркемнең күпме тапшырганы исәпкә алып барыла.
-
"Безнең горурлык" 01.03.2017

Бүген Татарстанның хөрмәтле президенты Рөстәм Нургалиевичның туган көне. Шул уңайдан башлангыч класс укучылары белән "Безнең горурлык" дигән сыйныф сәгате узды. Табигате белән сокланырлык, эше белән горурланырлык һәм үрнәк алырлык җитәкчебез булганда илебезнең яшь гражданнары туры юлдан тайпылмас.
-
Яз килә!
28.02.2017
Яз килә! Иртәгә 1 нче март. Һәр класс тырышып 8 нче мартка әзерлек эшен башлап җибәрде. Эш төрләре, уздырыласы чараларга һәркем үзенчә хыяллана, әзерләнә башлады.
-
Яшь шахматчылар үсә. 27.02.2017

Мәктәбебездә тәнәфес вакытларында шашка, шахмат өстәле янында чират чиксез күп була. Яшь шахматчылар үсә.
-
Очрашу көне 25.02.2017

Алдагы елларда Утар-Аты мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлап төрле уку йортларында укучы студентларыбыз атна саен кайтып укытучыларның, нәни дусларының хәлләрен белеп торалар. Бүген башка уку йортларында 4 көн ял булгач студентлар аеруча мәктәпне сагынып килделәр. Алар үзләренең уй кичерешләре белән уртаклаштылар.
-
Хөрмәтле, ир-егетләребез! 23.02.2017

Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
-
Бәйрәм белән сезне, кадерле әтиләр! 22.02.2017

Ил терәге - ир - егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Югары - Аты башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең сөекле әтиләрен бәйрәм белән котладылар. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бәйрәм белән сезне, кадерле әтиләр!
-
"Хәрефстан" иленә сәяхәт 22.02.2017

Субаш-Аты башлангыч мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме узды. Бәйрәм барышында укучылар "Хәрефстан" иленә сәяхәт иттеләр, ә юлга чыкканчы Светофор аларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. 1 класс укучылары юлда очраган каршылыкларны тиз һәм җитез үттеләр.
-
Ягез әле егетләр! 22.02.2017

Бүген безнең Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә бәйрәм-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан елдагыча Әфган җирендә хезмәт итеп, бүгенгесе көндә күрше авылларда тормыш итеп, күпләр өчен үрнәк булган батыр- фидакарь егетләребез кунакка килде. Алар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп Ватанны саклау өчен кечкенәдән нык таза сәламәт чыныгып үсеп, белем тупларга алда торган һәр бурычны вазыйфаны акыл белән тиешенчә үтәп, хәрби хезмәттә хезмәт итеп, Ватан алдында һәр егет кешенең үз бурычын үтәргә кирәклеген искәртеп киттеләр.Шул уңайдан безнең мәктәптә укыган 5-9 нчы класс егетләре арасында "Ягез әле егетләр!"-дип исемләнгән бәйге оештырылды. Бәйгедә жюри составында килгән кунакларыбыз булды, алар егетләрнең һәръяктан осталыгына тиешенчә бәя бирделәр. Биремнәрне үтәгән вакытта концерт номерлары куелды. Кичә күңелле, эчтәлекле узды. Тагын бер кат бәйрәм белән сезне егетләр!












