Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Генеральная уборка 27.10.2016

Буген башлангыч класс укучылары узлэреген классларын юдылар. Бар да бик тырышып эшлэде.
-
Мастер-класс"Интернет – укытучыларга" 27.10.2016

Кичә Арчадагы 1 нче урта мәктәп базасында 40 лап мөгаллим "Мәгариф" журналы хезмәткәрләре белән очрашты. "Мәгариф", "Мәгариф. Татар теле", "Гаилә һәм мәктәп" җурналлары алдында торган бурычлар, язылу шартлары турында тулы мәгълүмат алдылар. Аннары алар катнашында "Интернет – укытучыларга" дигән мастер-класс үткәрелде. Анда "Интернетта мәгълүмат табу", "Эшне җиңеләйтү чаралары", "Фото белән эшләү", "Сайтны кызыклы итеп алып бару", "Социаль челтәрләр" кебек темалар өйрәнелде. Бу чарада безнең мәктәптән Мустафина Л.Ф. катнашты.
-
Татар теленнән диагностик мониторинг.
27.10.2016
Бүген мәктәптә 4,6,8 нче класс укучылары белән оф-лайн режимда татар теленнән диагностик мониторинг үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Башлангыч классларда математикадан олимпиада 26.10.2016

Бүген Утар -Аты мәктәбендә башлангыч класслар арасында математикадан олимпиада үткәрелде. Җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр арасында урнәк булырлык укучыларыбыз да бар. 1 нче урынны 2 класслар арасында Утар -Аты мәктәбе укучысы - Сафин Илмир (укытучы Н. Р. Шаяхметова), 3 класслар арасында Югары Аты башлангыч класс укучысы - Гаптрахманова Айзилә (укытучы А. Г. Мухаметгалиева), 4 класслар арасында Утар -Аты мәктәбе укучысы Галиахметова Гөлүсә (укытучы Н. Р. Шаяхметова) яулады. Район олимпиадасында да уңышлар телибез!
-
Ярминкә.
25.10.2016
27 нче октябрь көнне Утар-Аты мәктәбендә традиция буенча 9 нчы класс укучылары ярминкә оештыра.
-
Ел укытучысы- 2016 24.10.2016

Бүген Наласа урта мәктәбендә "Ел укытучысы- 2016" бәйгесенең зона туры үтте. Барлыгы 4 мәктәптән: Утар Аты, Тәбән Мәтәскә, Кушлавыч, Курса почмак мәктәбеннән укытучылар катнашты. Безнең мәктәптән Субаш-Аты башлангыч класслар укытучысы Нагимова Р.Р. 3 нче класста "Эш- кешене тәрбияли, ялкаулык-боза"-дигән тема астында ачык дәрес бирде. Аңа алга таба зур уңышлар теләп калабыз.
-
Көрәш бәйгесе. 22.10.2016

Бүген 500 еллык тарихы булган, данлыклы Әхәт Закиров кебек көрәшчеләр биргән Наласа авылында бәйрәм- көрәш бәйрәме. Наласа урта мәктәбе мәһабәт залга үзләренең көчләрен сынар өчен районыбызның яшь һәм көчле көрәшчеләрен җыйды. Бу көрәш 2004-2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үткәрелде. Соңгы вакытларда татарның милли спорт төре булган көрәш массакүләм төстә үсешен дәвам итә. Районыбызда да милләтебезнең йөзек кашы саналган бу спорт төренә игътибарның аеруча зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. "Көрәш" түгәрәген икенче елын Лотфуллин Таһир Әхмәт улы җитәкли. Аның шәкертләре сабан-туйларда, көрәш бәйгеләрендә призлы урыннар алалар. Бүгенге бәйгедә безнең Утар-Аты мәктәбеннән 3 егет катнашты. Үз авырлыкларында Закиров Р-1нче урынны, Валиев С -2нче урынны яуладылар. Укучыларны Наласага көрәш бәйгесенә физкультура укытучысы Сабиров И.И. алып барды һәм алып кайтты. Бәйгене оештыруда Таһир Әхмәт улы зур көч куйды.
Бәйгедә төрле үлчәүдә 72 көрәшче егет көч сынашты.
Командалар арасында 1 урынны-Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе, 2нче урынны-Шушмабаш мәктәбе, 3урынны-Курса почмак мәктәбе яулады.
Көрәшнең спонсоры ООО "Игенче" агрофирмасына олы рәхмәтебезне белдерәбез. -
I районная конференция -практикум "Идеи и начинания" 20.10.2016

Сегодня в АДШ I районная конференция -практикум "Идеи и начинания" -"Место исследовательской деятельности, изобретательства рационализаторства в образовательном пространстве школы". Ученики нашей школы присутстволи на конференции.
-
Пробный ОГЭ по математике
18.10.2016
18 октября в школе прошли пробные испытания по математике. Девятиклассники сдали предварительный ОГЭ по этому предмету. Это лишь подготовка к настоящему испытанию, которое ждет впереди. Пробный ОГЭ проходит так же, как и настоящий экзамен. Цель этого мероприятия проста — с помощью такого подготовительного испытания учеников готовят психологически и морально к государственной процедуре экзаменации. В будущем выпускникам предстоит самое сложное — сдача настоящего ОГЭ по математике.
-
Информатикадан ОГЭ.
17.10.2016
Узган елгы чыгарылыш класс укучылары 40% ы беренче тапкыр информатикадан ОГЭ сайлап биреп карады, ә быел безнең мәктәптәге 9 нчы сыйныф укучыларының 90% ы информатика фәненнән ОГЭ сайлады. Бүгенге көндә ОГЭ га әзерлек бара-шулай ук тестлар белән ОГЭ форматында белемнәр тикшерелә.












