Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-11 |
| E-Mail: | Sua.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Низамов Руслан Султанович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Күңелле нәтиҗәләр
05.04.2016
Каникул вакытларында район күләмендә уздырырылган ярышларда безнең мәктәп укучылары актив катнашып, көрәш буенча 1нче 2 нче 3 нче урыннар алып кайттылар. Шуңа өстәп шахмат һәм шашка ярышларына да барып, призлы 1 нче өч урын алып кайттылар.
-
"Бөек әкиятче" 04.04.2016

"Субаш – Аты башлангыч мәктәбендә китапханә белән берлектә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан" Бөек әкиятче” исемле кичә үтте.
-
1 нче апрель-Кошлар көне 02.04.2016

1 нче апрель-Кошлар көне уңаеннан мәктәптә биология укытучысы Сафина И.В. укучылар белән кошлар турында иҗади эшләр күргәзмәсе оештырды.
Туган ягыбызга күптән көткән җырчы дусларыбыз кайта. Мәктәбебез укучылары сыерчыклар кайтышка оялар әзерләде. Килегез дуслар, оя сайлагыз, рәхәтләнеп сайрагыз! -
Ата-аналар җыелышы.
01.04.2016
Мәктәптә бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды.
-
Татар теленнән БРТ
01.04.2016
Бүген район күләмендә 9 нчы сыйныф укучылары Бердәм Республика Тестын үттеләр, әлеге сынауда безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Биология атналыгы 30.03.2016

30 нчы марттан мәктәбебездә биология атналыгы башланып китте. Биология укытучысы И. В. Сафина башлангыч класс укучыларын канатлы дусларыбызга багышланган кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Чара мавыктыргыч һәм бик җанлы узды.
-
Уңышлар,Сезгә укучылар! 30.03.2016

Бүген язгы каникулдан соң 4 нче чирек башланды. 9 нчы класс укучылары язгы каникулда көн саен мәктәпкә консультацияләргә килделәр. Алда торган сынауларны уңышлы гына тапшырырга насыйп булсын! Уңышлар,Сезгә укучылар!
-
Педагогик киңәшмә.
29.03.2016
Бүген 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәптә педагогик киңәшмә булды. Педсоветта 3 нче чирек нәтиҗәләре, олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда, семинарларда катнашу, ОГЭ га әзерлек мәсьәләләре каралды.
-
Теннис
28.03.2016
Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, районда уздырылган, теннис ярышында безнең мәктәптән- Рахимова Алинә катнашып, 4 нче урын алып кайтты.
-
Көрәштәге уңышлар. 26.03.2016

25 нче мартта, Кенәр сәнгать мәктәбендә 2004 нче һәм кечерәк елгылар арасында милли көрәш булды. 36 кг авырлыкта - Низамов Ренас 3 урын, 44 кг авырлыкта- Вәлиев Сәгыйть 2 урын, 40 кг авырлыкта Муратов Динияр 1 урын яулады. Утар-Аты мәктәбе командасы 3 нче урынга чыкты. Афәрин, егетләр! Сез булдырасыз!












