Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бәйрәм белән Сезне, Укытучым! 07.10.2016

Бәйрәм белән Сезне, Укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен безгә өйрәтүче.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!Мәктәбебездә Укытучылар бәйрәме тантаналы төстә билгеләп үтелде. 4, 5 класс укучылары барлык укучылар исеменнән укытучыларга бәйрәм котлавын җиткерделәр, матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.
-
Хокук бозуларга профилактика 05.10.2016

Бүген укучыларыбыз белән очрашуга мәктәп полиция хезмәткәре Нигматуллин Мансур Камбил улы килде.Хокук бозуларга профилактика максатыннан үткәрелгән әлеге әңгәмәне укучыларыбыз кызыксынып тыңладылар
-
Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! 05.10.2016

Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау –сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле
Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә
Сез бик кирәк барлык кешеләргә;
Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!
-
Акция «Поздравь своего учителя!" 04.10.2016

«Не смейте забывать учителей!» Именно эти слова стали девизом акции «Поздравь своего учителя!», прошедшей 4 октября 2016 г. по инициативе членов отряда "LЭViS" Республиканского здоровьесберегающего проекта «SаMоSтоятельные дети». Они приняли активное участие в акции, раздавая листовки жителям города с напоминанием поздравить своего учителя. В школе прошли традиционные праздничные концерты для учителей, ветеранов педагогического труда, оформлены стенды. В рамках акции каждый желающий смог поздравить любимого учителя, высказать слова благодарности и признательности, выразить своё уважение. Профессия учителя – одна из самых важных и трудных на свете. Так будьте же всегда счастливы, здоровы, любимы! Пусть удача всегда сопутствует вам! Спасибо за ваш благородный труд, за самоотдачу и душевную чистоту! Желаем солнечного настроения, пусть школьные будни будут наполнены добром и позитивом!
-
Экскурсиядә 03.10.2016
Укучылар белән көзге экскурсиягә киттек. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Саф һава сулап, басуларны, елгаларны күзәтеп кайттык. -
Яңа Кырлайда " Ат көне" 01.10.2016

1нче октябрь көнне Яңа Кырлай җирендә "Ат көне" үткәрелде.Мәйданга бизәлгән атлар керде. Янәшәдә эш атлары йөк белән узышты.Казан ипподромыннан кайткан атлар төрле каршылаклар аша узып күрсәттеләр.Чиста, ярым чиста токымлы,җирле атлар,эш атлары да көч сынашты.Халык рәхәтләнеп күңел ачты,төрле уеннар,спорт ярышлары үткәрелде.Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да әлеге бәйрәмдә катнаштылар. Чаңгычылар ярышында безнең егетләргә тиңнәр булмады.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәр!
Өлкәннәр көне бүген булса да
Күңелегез Сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш!
Бүген-Өлкәннәр көне! Мәктәбебездә шушы уңайдан "Кайгыртучанлык" атналыгы башланып китте.Тәрбия сәгатьләрендә укучыларыбыз үзләренең әби-бабайлары,аларның гыйбрәтле язмышлары турында чыгышлар ясадылар.Атналыкның планын,төзеп,бу эшләрне ничек башкарачаклары турында фикер алыштылар. Өлкән пенсионер укытучыларыбызны өйләренә барып котладык һәм бүләкләр тапшырдык.
-
1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. 30.09.2016

1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне.Шул уңайдан Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең әби-бабайларына открытка ясадылар.
-
1 нче октябрь - "Агач утырту көне" акциясе. 30.09.2016

Бүген 1 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп территориясендә агач утырттылар. Кулыңда кечкенә яшел агач тотып тору, киләсе буынга чын яшел урман бүләк итү – зур бәхет ул. Кешенең күбесе агач утырту кыен дип уйлый. Ә чынлыкта исә бу рәхәт эш. Әгәр елга бер генә тапкыр булса да чыгып, берәр агач утыртсаң да син табигатькә зур файда китерүеңне аңлыйсың.
-
Күктә кояш елмая, күңел шуңа шатлана! 29.09.2016

Гел яңгырлар гына яудырып тормый, көз болытлар арасыннан үзенең кояшын да яктыртты. Шуннан файдаланып без дә башлангыч класс укучылары белән табигатькә көзге эксурсиягә чыктык. Тирә – юньдәге үзгәрешләрне күзәттеләр, төрле уеннар уйнадылар, көзге букетлар җыйдылар. Нинди ел фасылы булса да табигать бик матур.


















