Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Тукайның 130 еллыгын каршылап... 05.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан үткәрелгән “Тукайга ияреп” исемле иҗади эшләр конкурсында, Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү номинациясендә 5 класс укучылары 3 нче урын, ә 3 нче класс укучысы Сибгатуллин Әскәр тамашачылар мәхәббәтен яулады. Без аларны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Язның беренче бәйрәмен көткәндә. 04.03.2016

Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Әле күптән түгел генә Ватанны саклаучылар көненә багышлап,мәктәбебездә бик матур “Спорт сөюче кызлар “ исеме астында бәйге үткән иде. “Бәйрәм ашы-кара-каршы”дигәндәй,8 март көненә багышланган чараны егетләребез үз кулына алдылар.Ни өчен диярсез.Ул бәйрәмдә кызларыбыз егетләргә ял бүләк итте. Бу юлы кызларыбызга егетләр күңелле һәм мавыктыргыч тамаша әзерләделәр.”Егетләр солянкасы” дип аталган бу чарада һәр өлкән класс егетләре үзара бәйгедә көч сынашты.Үзләрен төрлечә сынап карадылар егетләребез:тапкырлыкта да,җитезлектә дә,биюдә-җырда да аларга тиңнәр булмады.”Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз “ дигән мәкаль бик туры килә икән аларга. Ир- егет эше,хатын-кыз эше дип тә тормадылар,бер дигән итеп башкардылар!Кичә кечкенә,урта класс егетләренең җыр- биюләре белән бергә үрелеп барды.Шушы уңайдан ,без барлык хатын-кызларыбызны ихлас йөрәктән бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.Хөрмәтле кояшка тиң гүзәл затларыбыз! Тормышыгыз шатлык белән тулсын.Гомер буе якын кешеләрегезнең кадерлеләре булып яшәргә язсын. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен! Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Ләйсән.
-
«Уйна гармун, моңлан курай» район иҗат фестиваль –конкурсы 03.03.2016

2016 нчы елның 18 мартында Арча муниципаль районы Өчиле төп гомуми белем мәктәбе базасында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Уйна гармун, моңлан курай» район иҗат фестиваль –конкурсы уздырыла.
Конкурс нигезләмәсе.
-
“Шәфкатьлелек бизи кешене” 02.03.2016

Югары Бирәзә авылы китапханәчесе Корбангалиева Филсинә Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары белән очрашты , “Шәфкатьлелек бизи кешене” исемле темага әңгәмә үткәрде.
-
“Хәтер китабы” акциясе 02.03.2016

“Хәтер китабы” акциясе дәвам итә.
-
"Занимательный английский" 01.03.2016

Сегодня в Иске-Юртской начальной школе в рамках недели английского языка учитель английского языка Мухаметшина Гульназ Ильдусовна провела открытое занятие клуба "Занимательный английский" для учащихся 2 ого класса и их родителей. На уроке учащиеся показали, чему они научились за 6 месяцев на уроках английского языка. Урок был проведён в форме заседания клуба, где не только сами учащиеся принимали участие в разных видах деятельности, но и также их родители. Они вместе выполняли разные задания, играли в речевые игры, пели на изучаемом языке. Урок был насыщен разными формами обучения, что и помогло установить дружелюбную и сплочённую атмосферу в классе. В конце урока учащиеся получили дипломы от учителя об успешном освоении изученного материала.
-
Башлангыч класс укытучылары семинары. 29.02.2016

Бүген Өчиле төп гомуми белем мәктәбе базасында район күләмендә башлангыч класс укытучылары семинары узды. Анда 30га якын Арча районының төрле авыл мәктәпләреннән укытучылар катнашты. Семинар кысаларында мәктәбебезнең филиалларыннан 6 укытучыбыз Әһлиуллина Рәмия Мансур кызы, Мөхәмәтшина Гөлназ Илдус кызы, Гайфуллина Энҗе Зөфәр кызы, Әхмәтҗанова Гүзәл Рәшит кызы, Шакирова Фәния Фәнәвил кызы һәм Яруллина Сәрия Фатыйх кызы төрле фәннәрдән яңа стандартлар тәлапләренә җавап биргән дәрес күрсәтте. Очрашуның үзенчәлеге шунда иде, олы тәҗрибәле укытучыбыз Фәйзеханова Кәримә Сәлих кызы проект методы буенча мастер - класс күрсәтте. Укытучыларны укучылар роленә алып җәлеп итә алды. Аларга төрле биремнәр биреп күрсәткән дәрес өлешен мавыктыргыч итеп күрсәтте. Семинарның тагын бер үзенчәлекле өлеше ул - бөек шагыйребез Г. Тукай әкиятләренә нигезләнгән, тэрбия эшләре буенча завучыбыз Шакирова Ләйсән Мансур кызы төзегән сценарий буенча куелган "Шүрәледә киңәшмәдә" исемле әкият башлангыч класс укучылары тарафыннан сәхнәлештерелде. Әкияттә бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Чара, әлбәттә, җыр-бию белән алып барылды. Семинар ахырында һәрбер дәрескә, чарага укытучылар үзанализ ясады һәм түгәрәк өстәл артында килгән укытучылар РОО методисты Роза Гәрәпшә кызы белән берлектә караган дәресләргә нәтиҗә ясадылар. Роза Гарәпшә кызы "Мондый семинар Республика күләмендә үткәрерлек дәрәҗәдә", дип белдерде. Укытучыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Һәйкәлләрдә - хәтер... 28.02.2016

Вөек Ватан сугышында катнашучылар өчен куелган һәйкәлне, мәктәп укучылары һәрвакыт тәртиптә тоталар.
-
“Тукай-сүнмәс йолдыз ул" 27.02.2016

Тукайның 130 еллыгына мәктәбебездә даими рәвештә төрле чаралар үткәрелеп килә.Бүген 6 сыйныф укучылары “Тукай-сүнмәс йолдыз ул”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрделәр.Кичәдә Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны һәм әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Сынап карау имтиханы 26.02.2016

Сайлау фәннәре буенча да 9 нчы класс укучылары өчен сынап карау имтиханнары даими үткәрелеп тора. Бүген ул җәмгыять белеменнән үткәрелде.


















