Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы 12.10.2013

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында «Наркомания турында гыйбрәт өчен» исеме астында мәктәпкүләм мероприятие узды. Анда участок полиция вәкиле Рәхимҗанов Рамил Гарифҗан улы катнашты.
-
Безнең команда - беренче! 12.10.2013

Армрестлинг буенча район күләмендә үткәрелгән ярышларда безнең укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар. Мухаметшина Гөлгенә (7 кл.) - 2 урын, Валиева Сөмбел (7 кл.)- 3 урын, Султанов Инсаф (9 кл.)- 2 урын алдылар. Ә командабыз исә - 1 урынга лаек булды! Котлыйбыз! Молодцы!
-
Әкияттә кунакта. 10.10.2013

“Күңелле сәхнә” түгәрәгенә (җитәкчесе Шакирова Л.М.) йөрүче укучылар “Мәрьям һәм аю “ әкиятен сәхнәләштереп мәктәп укучыларына күрсәтте.
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы 07.10.2013

Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы уздырылды.
-
Россиякүләм агач утырту көне. 05.10.2013

Россиякүләм агач утырту көнендә безнең мәктәп укучылары да, укытучылары да актив катнашты
-
Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! 05.10.2013

Укытучылар көне белән, хөрмәтле коллегаларыбыз! Бәйрәм белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау –сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле
Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә
Сез бик кирәк барлык кешеләргә;
Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!
-
Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты 04.10.2013

Укытучылар көне уңаеннан 8 нче сыйныф укучылары әзерләгән бәйрәм концерты булды.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2013

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Сезнең алдыгызды без баш иябез! Ходай сезне нык сәламәтлектән,әйләнә- тирәдәгеләрнең ихтирамыннан һәм игътибарыннан аермасын!
-
Бәрәңге бәйрәмендә... 22.09.2013

Бәрәңге бәйрәменнән безнең мәктәп коллективы да читтә калмады.
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы 19.09.2013

Мәктәптә наркотикларга каршы көрәш айлыгы бара. Классларда наркотиклар куллануга профилактик тәрбия дәресләре уздырылды.


















