Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Арча районы хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме 26.12.2019

Бүген Арча мәдәният йортында Арча районы хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме булып үтте. Әлеге тантанага мәктәпләрдән уку алдынгылары, активистлар, бәйгеләрдә җиңүчеләр чакырулы иде. Мәктәбебезнең 8 класс укучылары Чухнова Илсөя белән Гафиятуллина Зилә дә бу бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирештеләр. Алар чыршы янында уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар, бик матур тамаша карадылар. Бәйрәм җанлы, күңелле үтте, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Күкчә - Бирәзә башлангыч мәктәбендә. 26.12.2019

Күкчә - Бирәзә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәме! Укучылар чыршы янында уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабайга җырлап та, биеп тә күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм аннан бик күп бүләкләр алдылар. Бәйрәм, әти-әниләр дә килгәнгәме, бик күңелле үтте!
-
Президент ёлкасы. 25.12.2019

Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда бик яхшы билгеләренә генә укучылар, активистлар, волонтерлар, төрле бәйге, олимпиадалар җиңүчеләре өчен Президент елкасы үтте. Анда безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Камалова Айсинә дә катнашты. Ул елкадан бүләкләр, күтәренке күңел һәм уңай тәэсирләр белән кайтты.
-
Чиканас башлангыч мәктәбендә 25.12.2019
Ап-ак карларга уралыпСин киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишләрем,
Табын турендә торсын! -
Котлыйбыз! 24.12.2019

Бүген атналык линейкада, 7 класс укучысы Аглиуллин Инсаф, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында "Бәхет биргән туган җирем" темасына узган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә уңышлы катнашып, диплом белән бүләкләнде.Җитәкчесе татар теле укытучысы Л.М. Шакирова.Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Соревнования по бадминтону. 21.12.2019

Сегодня участвовали в соревнованиях по бадминтону, посвященных памяти Гайнуллина Ильгиза Ильясовича.
-
Тиздән Яңа ел! 19.12.2019

Бу көннәрдә укучылар Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Һәр класс тырышып сыйныф бүлмәләрен бизи, газета чыгара, поделка ясый, концерт номерлары өйрәнә һәм төрле костюмнар әзерли.
-
Сыннар патшалыгында... 18.12.2019

Ап -ак кар бөртекләреннән башка кыш кышмыни инде, эйеме? Ниһаять, әз булса да яуды ул - куптән котелгән кар! Һәм без мәктәбебез тирәсен елдагыча кар сыннары белән бизәргә ашыктык...
-
Молодец! 17.12.2019

"Россия Геройлары" көне уңаеннан районкүләм үткәрелгән рәсем конкурсында катнашкан 5 нче класс укучысы Сафиуллин Раиль грамота, Россия күләменедә үткәрелгән "Круглый отличник" олимпиадасында 1 нче урынны алып, җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
-
Неделя английского языка. 16.12.2019

В рамках недели английского языка учащиеся просмотрели театрализованную сказку "Три поросенка" на английском языке в участии 6-8 классов. В конце все вместе повторили флеш моб "If you happy".


















