Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 30 / Бездә укыйлар: 30 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Хөрмәтле, ир - егетләребез! 23.02.2019
Сез булганга имин булып ата таңнар.Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз. -
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне 22.02.2019

23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 95 елдан артык. 95 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көнебуларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уткәрелгән куңелле спорт ярышында бертуган укучыларыбыз узара көч сынашты.
-
Бабайлар белән. 22.02.2019

23 нче февраль Ватанны саклаучылар коне унаеннан Иске Йорт башлангыч мәктәбенә бабайларны кунакка чакырдык.
-
Туган тел бәйрәме! 21.02.2019

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне, һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Туган тел көне уңаеннан бүген мәктәпкә куренекле якташларыбыз Гөлзада Сафиуллина, Рәис Сафин, Әгъзәм Фәйзрахманов кунак булып кайтты.”Туган телем – иркә гөлем!” дип аталган әлеге очрашу – кичә бик матур, эчтәлекле һәм җанлы үтте.
-
Китапханәдә Туган тел бәйрәме! 21.02.2019

Күкчә Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары китапханәдә Туган тел бәйрәменә багышланган кичәдә катнаштылар.
-
Туган тел көне! 21.02.2019

Буген 8-9 нчы класс укучылары белән туган тел көненә багышланган чара уздырылды. Укучылар белән туган телгә багышланган шигырьләр укуыдык,жырлар жырладык, татар халык уеннары уйнадык.
-
Әлифба бәйрәме! 20.02.2019

Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул. Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә "Әлифба бәйрәме" үтте.
-
Әлифба бәйрәме! 20.02.2019

Чиканас мәктәбендә дә Әлифба бәйрәме булып үтте.
-
Бүләкләр әзер! 19.02.2019

Иске Йорт башлангыч мәктәбе укучылары әтиләрен бәйрәм белән котларга бүләкләр әзерләделәр.
-
Хәрби- патриотик айлык дәвам итә... 19.02.2019

Хәрби - патриотик айлык дәвам итә. Бүген башлангыч класс укучылары арасында мини- футбол булды. Укучылар мондый спорт уеннарын бик яратып уйныйлар.


















