Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеатнинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, РТ, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, улица Советская, дом 2. |
| Телефон: | +7(843)-692-19-10;+7(843)-692-19-11 |
| E-Mail: | S.Atn@tatar.ru; b.atnsosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеатнинская СОШ" |
| Руководитель: | Халикова Гульнара Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 460 |
| У нас учат: | 37 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеатнинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Спорт -кеше тормышының аерылгысыз өлеше 08.02.2024

Бүген мәктәбебездә «Спорт һәм сәламәтлек, патриотик тәрбия» айлыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныфлар арасында «Күңелле стартлар» бәйгесе узды. Иң җитез, иң өлгер, иң көчле 5 команда үзара көч сынашты. Уен-ярышта спортта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән малайлар-кызлар бүген дә сынатмадылар. Бердәм һәм матур уен күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 нче урын -6а командасы, 2 нче урын — 5а командасы, 3 нче урын — 6б командасы, 4 нче урын — 5б командасы, 5 нче урын — 5в сыйныфы командасы булды. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз!!!.
-
Мошенниклар корбаны булмау өчен нишләргә? 08.02.2024

Мошенниклык гамәлләрен кисәтү максатыннан, мәктәбебездә 8-9 нчы февраль көннәрендә Әтнә районы полиция бүлекчәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Яруллина Резеда Рубис кызы укучыларыбыз белән профилактик әңгәмәләр уздырды. Анда 6-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Полиция хезмәткәре укучыларны мошенниклык очраклары белән якыннан, мисаллар китереп таныштырды, шуның буенча кузгатылган җинаять эшләрен аңлатты, вакыйгаларның сәбәпләрен күрсәтте. Интернетны еш куллану, үз чиратында, мошенниклык очраклары артуынын бер сәбәбе икәнен дә күрсәтеп узды. . Интернет белән бәйле алдалау очраклары буенча теркәлгән статистик саннар китерде. Мошенниклар кармагына эләкмәүнең аерым кагыйдәләрен санап китте. Укучыларны һәрнәрсәдә һәм һәркайда бик сак булырга чакырды.
-
Күңел кылларын тибрәтүче хатлар 07.02.2024

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләрдер, мөгаен. Солдат хат алгач, билгесез кешедән булса да, ул барыбер иң көчле әхлакый ярдәмне тоядыр. Шул максаттан чыгып, мәктәбебез укучылары “Солдатка хат” акциясендә катнаштылар. Укучыларыбыз өчен солдатларга хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты. Хатларда балалар үзләре, планнары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар, хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Иң мөһиме: укучыларыбыз тарафыннан язылган хатлар солдатларыбыз күңеленә җылылык өстәсен. Кадерле солдатларыбыз, батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен мең рәхмәт, Сезгә! Без сезнең исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез!!!
-
Хәтерләрдә хаман яңара 06.02.2024

Бүген 3 нче А сыйныфы укучылары мәктәпнең Мәгариф музеенда булды. Олы Әтнә авылы тарихы, элеккеге мәктәп тормышы, мәгариф ветераннары турында белделәр, кызыклы тарихи экспонатлар белән таныштылар.
-
Мәхәббәт - мәңгелек тема 06.02.2024

Мәктәбебезнең 8-11 нче сыйныф укучылары Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» повесте буенча Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары тарафыннан куелган спектакльне тамаша кылдылар. Тамашачылар һәрбер кешене борчыган «Нәрсә ул мәхәббәт? » соравына җавап табарга тырыштылар. Укучылар чын, саф мәхәббәттән мизгелгә генә кабынган мәхәббәтне ничек аерырга, ныклы гаилә кору һәм аны саклау өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген аңлап карадылар. Спектакльне укучыларыбыз бер сулышта, искиткеч ошатып, яратып кабул иттеләр . Әтнәбез күгендә балкып янган театрыбыз артистларына киләчәктә дә зур иҗади уңышлар теләп калабыз!!!
-
Разговоры о важном 06.02.2024

Сегодня , 5 февраля 2024 года, в рамках реализации программы «Разговоры о важном» в 1-11-х классах прошло внеурочное занятие по теме «190 ЛЕТ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ Д. И. МЕНДЕЛЕЕВА. ДЕНЬ РОССИЙСКОЙ НАУКИ». Целью занятия было познакомить обучающихся с фактами из жизни Д. И. Менделеева, показать многогранность его профессиональных и жизненных интересов, формировать понимание значимости труда людей разных профессий для развития российской науки и улучшения качества жизни людей, воспитывать уважение к людям науки и их достижениям. Занятие началось с игровых заданий, выполнение которых позволило обучающимся понять тему занятия. Далее ребята посмотрели видеоролики «Кто такой учёный?», «Русские учёные и их открытия», прослушали выступление федерального спикера, выполнили интерактивное задание «Д. И. Менделеев. Его научные интересы и увлечения». В конце занятия провели викторину «Шаги в науку».
-
Разговоры о важном
29.01.2024
29 января прошли внеурочные занятия «Разговоры о важном». Темой последнего понедельника января стали союзники России и дипломатическая деятельность. На уроке дети познакомились с понятиями союзник, дипломат, пришли к пониманию того, что союзники России – это страны и люди, с которыми есть общие ценности, цели и мировоззрение. Учащиеся узнали какие мероприятия в сфере науки, культуры и искусства (форумы, выставки, фестивали) помогают укреплять и поддерживать дружественные отношения между людьми и странами, как проходят уроки в других государствах, какие проекты из различных областей могут быть основой сотрудничества. На занятиях ребята обсудили ряд вопросов: почему и для чего государства образуют союзы?
-
Һөнәри юнәлеш бирүче очрашу 27.01.2024

Мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары Олы Әтнә урта мәктәбендә укып ,хәзерге вакытта Казан дәүләт энергетика университетында белемен арттыручы студент Сагдиев Рифат белән очраштылар. Студент, үзе укыган югары уку йортының мөмкинчелекләре, һәр факультетка документ тапшырганда якынча баллар суммасы , нинди конкурсларның баллар җыйганда файдасы турында укучыларга җиткерде. Югары сыйныф укучыларына киңәш, тәкъдимнәрен бирде. Очрашу барышында укучылар күп сорауларга җавап алдылар, студент тормышының кызыклы, мавыктыргыч яклары белән таныштылар. Матур , эчтәлекле чыгышы өчен Рифатка рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
“Без булачак студентлар” 25.01.2024

25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, һөнәри белемнәргә төшенү, барысы да, студент еллары белән бәйле. Безнең мәктәбебездә дә, студент тормышын башларга санаулы вакытлары гына калган 11 сыйныфлар, 10 һәм 7 сыйныф укучылары белән берлектә “Без булачак студентлар” дигән темага тәрбияви сәгатьтә катнаштылар. Укучылар киләчәк студент тормышын өйрәнделәр, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Театрализованное представление 23.01.2024

Учащиеся начальных классов посмотрели театрализованное представление с элементами игровых заданий на проверку знаний правил дорожного движения. К ребятам в гости пришли Чебурашка, Гена и Шапокляк. Представление помог наглядно представить аварийную ситуацию на дороге, учил читать дорожные знаки и ориентироваться по ним. Учащиеся в игровой обстановке рассказали Чебурашке о правилах дорожного движения. Ребята дружно, весело отвечали на вопросы , танцевали. Спектакль получился интересным, весёлым и поучительным.















