Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Сәнгать көне 11.06.2014

Җырлап-уйнап туймыйбыз
Шаярабыз, биибез.
Бу ел -СӘНГАТЪ елы диеп
Шатланышып йөрибез!!!
-
Үткәннәргә сәяхәт 10.06.2014

"Үткәнгә сәяхәт" иттек
Бардык бүген һәйкәлгә.
Латышларның истәлеген
Яңарттык без хәтердә.
"Без тынычлык телибез" дип
Рәсемнәр дә ясадык.
Соңыннан без кинозалда
Мультфильм да карадык.
-
Туган як көне 09.06.2014

Туган авыл гүзәллеген
Без карап йөрдек бүген.
Остаханә гөрләп үтте-
Бездә "Туган як" көне!
-
Табигатьтә кунакта 06.06.2014

Үзенең киң кочагына
Дәште безне су буе.
Балык тоттык-уха пеште
Әй, уйнаштык көн буе!!!
-
ТНВ бездә кунакта 05.06.2014

Бүген "Балачак" та "Талантлылар көне". Үзебезнең барлык талантны без ТНВ каналының "Мәктәп" тапшыруы кллективына күрсәттек. Тапшыруны төшергәннән соң, без ТНВ алып баручылары, продюсер, редакторлары белән җанлы әңгәмә кордык.
Безнең таантлар турында
Сез дә ишетеп белерсез.
Аллабоерса, җәен безне
ТНВ да күрерсез.
-
Гиннес-шоу 04.06.2014

Арабызда кем иң көчле,
Үзе өлгер, җитез дә?
"Иң-иң"нәрне билгелибез:
Рекордлар көне бездә.
Барчабыз теләп катнаштык
"Гиннес-шоу" ярышында.
Бик күп бүләкләр дә алдык
Бу уен барышында.
-
Дуслык көне 03.06.2014

Начар гадәтләр белән һич
Дус булмаска сүз бирдек.
"Дуслык ярышы"нда уйнап
Рәхәтләнеп ял иттек.
Бүген лагерьдә Дуслык көне узды. "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында спорт ярышы оештырылды.
-
Бантиклы "Балачак" 02.06.2014

Аллы-гөлле чәчәкләргә
Күмелгән бүген бар да.
Кемдә күпме бантик бар дип
Ашыгабыз санарга.
Көнебез бушка узмады
Әтнәгә бүген бардык.
"Күңелле старт"та катнашып
Дүртенче урын алдык!!!
Бүген лагерьда "Бантиклар көне". Көн азагында иң күп бантик тагучы укучылар бүләкәнделәр. Ә Әтнәдә уздырылган "Күңелле стартлар" ярышы, мөгаен, бүгенге көннең иң күңеле мизгелләре булгандыр.
-
Каршы алды безне "Балачак" !!! 01.06.2014

Колач җәеп каршы алды
Безне "Балачак" иле.
Кабат "синең кочагыңа"
Сагынып килдек сине!
Бүген "Балачак" мәктәп яны лагере үзенең эшен башлап җибәрде!!!
- Соңгы кыңгырау 24.05.2014












