Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Сау бул, лагерь!!! 23.06.2013

Лагерь истәлеге итеп
Фотога төштек бергә!!!
Саубул инде,әй,"Балачак"
Күңелле иде синдә!!!
Киләсе ел безне тагын
Кочагыңа алырсың!!!!
Иң күңелле мизгел булып
Син хәтердә калырсың!!!
-
Могҗизалар көне 22.06.2013

Нинди сораулар булса да
Шуңа җаваплар таптык.
Тирләр түгеп эзләп табып
Бик күп бүләкләр алдык.
-
Безнең Универсиада 21.06.2013

Лагерьда Сабантуй гөрли:
Җыр-уен тавышлары.
Бүген безнең "Балачак"та
Универсиада башланды.
-
"Ашыт" тыюлыгы инспекторлары белән очрашу 20.06.2013

Бик тәфсилләп сөйләделәр
Безгә Ашыт турында.
Гүя булып кайттык бүген
"Ашыт" тыюлыгында.
-
Иске Казан музей-тыюлыгына экскурсия 19.06.2013

Лагерь дәвам иткән чорда
Экскурсиядә күп йөрдек.
Бүген дә менә һәммәбез
Иске Казанда булдык.
-
Туган авыл көне 18.06.2013

"Авыл көне" үтте бүген
Бик күп җирләрдә йөрдек:
Машина-трактор паркында,
Фермага да без кердек.
Очрашулар булды бүген:
Повязкалар да салдык.
Бер сәгать кенә булса да,
Пионер булып алдык.
-
Табигать көне 17.06.2013

Табигать кочагына без
Бүген походка киттек.
Балык тоттык, уха пешердек
Бик күңелле ял иттек.
-
Илләр көне 16.06.2013

Бик күп илләр гиздек бүген
Сәяхәттә булдык без.
Һәрбер илнең студентларын
Универсиадага дәштек без.
Үзебез дә тик ятмыйбыз:
Әзерлекләр бик көчле!!!
Иң зирәкләр арасында
Шашка, шахмат ярышы үтте!!!
-
Туган тел көне 15.06.2013

Кырлайга музейга бардык
"Туган тел көне" бүген.
Туктап фотога да төштек
Кәҗә-сарыкны күреп.
Тукай тормышы турында
Тәфсилләп сөйләделәр.
Кайтканда "Балачак"лылар
"Туган тел" көйләделәр.
-
Сәнгать көне 14.06.2013

Сәнгать көне бездә бүген
Күңел ачтык бергәләп.
Җырладык та, көлештек тә
Биедек тә күмәкләп.
Әтнәгә сәяхәт кылдык:
Музейда булдык башта.
Типографиягә кердек
Кайттык тик төшке ашка.
Соңыннан болынга төшеп
Рекордлар куеп мендек.
Җилдә сынган ботакларны
Узыштан җыеп йөрдек.












