Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Сәнгать көне 06.03.2019

Сәнгать көне уңаеннан бүген башлангыч сыйныф укытучылары әниләр өчен бәйге уздырдылар. Бәйгедә башлангыч сыйныф һәм 5-9 сыйныф әниләреннән торган ике команда көч сынашты. Укучылар әниләре өчен яңа җырлар, биюләр башкарып, бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.
-
Саннар илендә кунакта 05.03.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында бүген Математика көне узды. Шул уңайдан укучылар математик ребуслар чиштеләр, башлангыч сыйныф укытучысы Хасанова З.Х. үткәргән "Саннар илендә кунакта" дип исемләнгән интеллектуаль бәйгедә көч сынаштылар.
-
Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы экскурсиядә 26.02.2019

Мәктәбебезнең "Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы" Әтнә янгын сүндерү бүлекчәсендә экскурсиядә булып, аларның эшчәнлеге белән якыннан танышып кайтты.
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 26.02.2019

Мәктәбебезнең 6-9 сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе бик күңелле узды. 9нчы сыйныфның "ОГЭшники" командасы җиңүгә иреште. Бәйгене оештыручы Зиннәтов Ф.Ю һәм Нуриева Н.Г га һәм барлык катнашкан укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Полиция бүлекчәсендә очрашу 22.02.2019

Мәктәбебезнең 7-8 нче сыйныф укучылары Әтнә районы полиция бүлекчәсендә очрашуда булдылар. Әлеге чара укучыларыбыз өчен бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.
-
Созвездие-Йолдызлык конкурсы 21.02.2019

Созвездие-Йолдызлык конкурсында Нуриева Н.Г. җитәкчелегендәге "Улыбка" бию төркеме һәм 4нче сыйныф укучысы Сәләхетдинов Раяз ике турда да уңышлы чыгыш ясап, гала-концертка уздылар. Укучыларыбызга зур уңышлар телибез.
-
Волейбол ярышында-1урын 16.02.2019

Спартакиада кысаларында район мәктәпләре арасында уздырылган волейбол ярышында мәктәбебезнең кызлар командасы 1урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм тренерлары Мөхәмммәтшин И.Ф. зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Районкүләм чаңгы ярышы 12.02.2019

Бүген мәктәбебездә ел саен уздырыла торган районкүләм чаңгы ярышы булды. Мәктәп командасы 9еллыклар арасында 1урынга лаек булды. Укучыларыбыз Филатов Айзат, Әүхәдиев Марсель, Рәкипова Әдилә, Хөснетдинова Зөһрәне , тренерлары Зиннатов Ф.Ю ны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Әфган-йөрәк ярасы 12.02.2019

"Әфган-йөрәк ярасы" дип исемләнгән районкүләм чара узды бүген мәктәбебездә.
-
Әфганчылар белән очрашу 11.02.2019

Мәктәбебезнең 7-9 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган әфганчылар белән очрашу кичәсендә булдылар.












