МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422744, РТ, Атнинский район, с.Большие Берези, ул. Большая, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-693-38-21 |
| E-Mail: | Sbrz.Atn@tatar.ru; berez07@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Березинская ООШ" |
| Руководитель: | Хайруллин Рамиль Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Мәктәптә өмә 27.04.2019

Бүген мәктәп укучылары һәм укытучылары тирә-якны җыештыру өмәсенә чыктылар
-
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!!! 26.04.2019

Театр елы һәм Г.Тукайның туган көне уңаеннан 5-6 нчы сыйныф укучылары М.Латифуллинның "Гатаның хатасы" әкият-пьесасын һәм "Буталган Тукай әкиятләре"н сәхнәләштереп күрсәттеләр. (җит. Әбсәләмова Ф.Ә.)
-
Бөтенроссия татар балалар видеофестивале 25.04.2019

Бөтенроссия татар балалар видеофестивалендә Салават һәм Алисә Әхмәтҗановлар башкаруындагы "Абыема" җырына төшерелгән клип 2нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре - Сахибуллина Р.Ш. Котлыйбыз!
-
Истәлекле очрашу 24.04.2019

Эстониянең Таллин шәһәрендә яшәүче, Бөтендөнья "Ак калфак" татар җәмгыятенең вәкиле, милләтебезнең киләчәге һәм туган телебез өчен җан атып йөрүче авылдашыбыз Ермакова Зәкия Гарәфетдин кызы белән очрашу кичәсе уздырылды.
-
ЮИД - куркынычсыз тәгәрмәч 20.04.2019

Бүген, "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында, 4 укучыдан торган командабыз 2нче урын яулап кайтты. Бүләккә велосипед! Котлыйбыз аларны!
-
"Турнир знатоков русского языка" 17.04.2019

Тел атналыгы уңаеннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Алсу Мәхмүт кызы "Турнир знатоков русского языка" дәрестән тыш чарасы уздырды.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан мәктәбебездә бердәм тәрбия сәгатьләре һәм ачык чара узды.
-
Галәмгә бер адым! 10.04.2019

Бүген бездә "Галәмгә бер адым" дип исемләнгән квест-уен узды. Китапханәчебез Хисматуллина Алисә 5нче һәм 6нчы укучылары өчен космонавтика көненә багышланган бик күңелле чара уздырды.
-
Без бергә! Зона туры 08.04.2019

Бүген укучыларыбыз "Без бергз" фестиваленең зона турында уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Балалар китабы көне 02.04.2019

2 апрель - балалар китабы көне. Шул уңайдан китапханәчебез Хисматуллина А. укучыларны китап ясау серләре белән таныштырды, балаларны китапларны сакларга өндәде
















