МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422744, РТ, Атнинский район, с.Большие Берези, ул. Большая, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-693-38-21 |
| E-Mail: | Sbrz.Atn@tatar.ru; berez07@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Березинская ООШ" |
| Руководитель: | Хайруллин Рамиль Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 27 |
| У нас учат: | 12 |
МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Иң эчтәлекле клип 10.04.2012

“Әтнә балалар видеофестивале”ндә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлчәчәк Фазылҗанова башкаруындагы “Авыл карчыклары”җырына төшерелгән клип “Иң эчтәлекле клип”номинациясенә лаек булды.
-
Иң шаян фильм 10.04.2012

“Демографик проблема” дип исемләнгән кыска метражлы фильм “Иң шаян фильм” номинациясенә лаек булып, төп рольне башкаручы 9 нчы сыйныф укучысы Басыйров Илнар күпләр күңеленә хуш килде. Очрашуга кайткан режиссер Нурания Җамали Илнарга үзенең истәлекле бүләген тапшырды.
-
“Без бит Әтнә яклары” иҗат фестивале 10.04.2012

“Без бит Әтнә яклары” иҗат фестивалендә мәктәбебез укучылары “Бәхетле булсын һәркем!” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Тамашачылар җыр һәм биюләр белән беррәттән “Мизгел” уен кораллары ансамбле чыгышын һәм Т. Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясеннән өзекне аеруча яратып кабул иттеләр.
-
Көрәш бәйгесе 09.04.2012

“Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы призына уздырылган башкорт-татар көрәш бәйгесенә “Көрәш” түгәрәге җитәкчесе Яруллин Рашат Равил улы үзенең шәкертләрен алып барды. 6 нчы сыйныф укучысы Сабиров Нияз үз авырлыгындагы билдәшләре арасында 2 нче урын яулады.
-
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 28.03.2012

Район буенча 6-8 нче сыйныфлар арасында уздырылган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында 7 нче сыйныф укучысы Сафина Филсинә татар теленнән 2 нче урын алды.
-
Математик олимпиада 27.03.2012

Район буенча 6-8 нче сыйныфлар арасында уздырылган математик олимпиадада 8 нче сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Гүзәл 2 нче урын алды.
-
Халыкара кошлар көне 22.03.2012

-
“Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсы 21.03.2012

Мәктәбебездә “Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсы бара. Барлык укучылар да актив катнаша.
-
Экологик конференция 19.03.2012

15 март көнне 6класс укучысы Гилазова Камилә Экологик конференциядә “Бәрәзә авылы орнитофаунасы” дигән темага чыгыш ясап 3нче урын алып кайтты. Җитәкчесе Сахибуллина Р.Ш.
-
Очрашу кичәсе 22.02.2012

Укучыларыбызга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча мәктәбебездә күп чаралар уздырыла.22 нче февраль көнне Әфган ветераннары, армия хезмәтеннән яңа кайткан авылдаш егетләр һәм бүгенге көндә хәрби бурычларын үтәүче солдатларның әниләре белән очрашу кичәсе булды.
















