Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б. |
| Телефон: | +7(843)-692-11-67 |
| E-Mail: | atndshi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "АДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Абдуллина Лейля Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 281 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды 23.05.2018

Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә 23 нче май көнне чыгарылыш кичәсе булды.
Районыбызның данын еракларга таныткан бу уку йортының укучылары, аның укытучылары каршында баш иясе килә. Менә кайда ул үз эшенең осталары. Гади генә балалардан сәнгать мәктәбе йолдызлар калкыта. "Ал чәчәк" бию төрмеке, "Конфетки" вокал ансамбле,Тургай инструменталь ансамблен хәзер танымаганнар сирәк. Ә җырчыларыбыз, рәсем осталары, театр сөюче балалар... һәм яуланмаган үрләр күпме, болар барысы да алда әле.
Ә бүген бу коллективта аз гына ямансу.
- Чәршәмбе көнне үзебездә белем алган, уңышларга ирешеп үзләрен күрсәткән, таныткан 37 чыгарылыш укучысына дипломнар тапшырдык. Һәм шуның белән быелгы уку елын тәмамладык,- ди Әтнә балалар сәнгать мәктәбе директоры Риваль Хисмәтуллин.
Диплом алган 37 укучының 4 се - музыкаль фольклор, 5се - фортепиано, 5се - халык инструментлары (баян), 3се - театр сәнгате, 8е - рәсем сәнгате,12 се хореография сәнгате буенча белем алган.
-
Сәнгать мәктәбендә отчет концерты 12.05.2018

Концертны данлыклы “Әтнә көе” белән “Тургай” инструменталь ансамбле ачып җибәрде. Оста башкаралар, джаз уйнауларын да тамашачы бик яратып кабул итте. Укучы балалардан шундый ансамбль туплый алган остазлар бары мактауга лаек.
Тамашачы дигәннән, бирегә башлыча әти-әниләр килгән. Сабыйларының, бәгырь кисәкләренең чыгышын өзелеп күзәттеләр. “Крохи” нәни биючеләре “Я, ты, он, она” исеме астында бик матур бию башкардылар. Бәхәссез, укытучылары Дина Чиркова нык тырышкан. Гомумән, биючеләр төркемнәре башкалардан аерылып торды. Әйтик, укытучы Динә Мамбеткулованың 1 сыйныф укучылары башкаруындагы “Американо”, 2 сыйныфларның “Матроски”, 3 сыйныфларның “Рок-н-ролл” башкаруы, 5 сыйныфта укучыларның “Колыбельная”, “Ал Чәчәк” башкаруындагы “Девчата” биюләрен тамашачы бик җылы кабул итте.
Шунысы күзгә чалынды, фортепианода уйнаучылар арткан. Укытучылары Алсу Хәкимова, Лилия Хидиятуллина, Рафис Фазылҗанов һәм Фәридә Галиеваның хезмәт нәтиҗәләре бу. Җырчылар чыгышы төрле дәрәҗәдә булса да, алар шактый ишле. Әйтик, бу көнне чыгыш ясаучыларның яртысы диярлек җырлады. Биредә оста җырчыларны ачыклап, сәхнәгә чыгара алган укытучыларга рәхмәт әйтү урынлы булыр. Дөрес, әлегә элекке еллар дәрәҗәсенә җитә алмыйбыз.
Нәфис сүз осталары да балкып торалар: Мәдинә Хәкимова да, Айзат Хәйруллин да бик осталар. Беренче чиратта укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу. Бу очракта конферанс Ильвина Галиеваны искә алу урынлы булыр. Аның һәр чыгышы залдагы тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте.
Концерттан соң кайтырга дип кузгалгач, тамашачыларның: “Талантлар бар икән бездә, берничә елдан элек яулаган үрләрне кире кайтарабыз әле”, диюләре ишетелде. Шулай булса иде. -
III Международный конкурс музыкального исполнительства «KAZAN – MUSIC ЙОРТ» 12.05.2018

III Международный конкурс музыкального исполнительства «KAZAN – MUSIC ЙОРТ», целях распространение и совершенствование традиций исполнительства на музыкальных инструментах. В этом конкурсе приняли участие учащиеся фортепианного отделения Атнинской детской школы искусств.
Хабибуллина Зиля дипломант IIIстепени (преподаватель Галиева Ф.Ф.)
Хидиятуллина Айзиля дипломант III степени (преподаватель Фазулзянов Р.И.)
Ахметгалиева Лидия дипломант III степени (преподаватель Фазулзянов Р.И.)
скусств.
Ибрагимова Диляра – дипломант III степени (преподаватель Хакимова А.Х.)
Галиева Ралина – дипломант III степени (преподаватель Хидиятуллина Л.З.)
Поздравляем участников и преподавателей с заслуженной победой, желаем дальнейших творческих успехов!
-
Еллык нәтиҗәләр күргәзмәсе 11.05.2018

Рәсем сәнгате бүлегендә белем алучы укучыларыбыз “Еллык нәтиҗәләр” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырдылар.Күргәзмәдә 35 тән артык берсеннән берсе матур рәсемнәр куелды.Укытучылары Шигапова Г.И.
-
“Ал чәчәк” бию төркеме Халыкара бәйгедә I Дәрәҗә лауреат булды 28.04.2018

28 апрель көнне Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Ал чәчәк" бию коллективы Мамбеткулова Дина Фиратовна җитәкчелегендә "Дорогою мечты" Н.Д.Юлтыева исемендәге халыкара бию сәнгате фестиваль-конкурсында катнашты.
Мәскәү, Чистай, Яр Чаллы,Саба, Лаеш, Алексеевск районнары, Мари Эл, Әлмәт,Чуваш Республикасы, Нурлат, Удмуртия һәм башкалар арасында үткән конкурста "Ал чәчәк" "уличный танец" номинациясендә I Дәрәҗә Лауреат, "эстрадный танец" номинациясендә III Дәрәҗә Лауреат Булдылар!
Чын күңелдән КОТЛЫЙБЫЗ, киләчәктә зур уңышлар телибез! -
Тукай язы! 26.04.2018

Туган тел көне бүген, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулган көн. Элек-электән халкыбыз бу көнне шигырь укып бәйрәм итте. Районыбыз халкы да бу традициягә тугры калып, елның-елында Тукай бәйрәме үткәрде. Әтнә үзәк китапханәсендә "Туган телем,Тукай теле" бәйрәмендә безнең сәнгать мәктәбе укучылары катнашты Укытучылары - Сафиуллина Финя Раисовна.
Тукай язы
Җиребезгә ямьле язлар килде,
Тамчыларда кышның күз яше.
Сагындырып килеп Тукай язы,
Бар халыкны үзенә ул дәште.
Күңелләрнең нечкә кылын тарта,
Һәр татарның бүген моңлы сазы.
Гасырлардан сихри аваз салып,
Апрель белән килде Тукай язы.
Халкым елда сагынып көтеп ала,
Бөек улын биргән һәр язны.
Ходай аңа чиксез аһәң салган,
Тик гомерне биргән, бик азны.
Кояш нуры белән күңелләрдә ,
Хатирәләр тулы моң ага.
Шагыйрь рухы бүген яңара ул,
Һәр йөрәктә ихлас догада!
Җиребездә кабат Тукай язы,
Тамчыларда сагыну, күз яше.
Сагындырып килеп, Тукай язы,
Бар җиһанны үзенә ул дәште!
Минһаҗ КАШАПОВ.
-
Балалар өчен шигырь язган Хәкимҗан Халиков исемен белмәүчеләр сирәктер, шушы көннәрдә аны искә алу кичәсе узды. 25.04.2018

Район хакимияте, мәдәният бүлеге оештырган бу кичәдә мәрхүм-шагыйрьнең җәмәгате Нурия ханым, энесе Мөхәммәтҗан ага, ТР язучылар союзы әгъзасы Данил Салихов, Фәләстыйн дәүләтенең Россия Федерациясендәге илчелеге пресс-секретаре, шагыйрь Абдулла Исса, танылган балалар язучылары һәм татар теле галимәләре Йолдыз Шәрәпова, Эльмира Закирова, Ләйлә Минһаҗева, Флера Мәрдәнова катнашты.
Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова кичәне ачып, мондый очрашуларның мәктәпләрдә инде узуын билгеләде.
Кичә Сәнгать мәктәбе укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Республиканың язучылар берлеге җитәкчесе: “Бу кичәгә ашыга-ашыга кайттым. Мондый олуг шәхесне без гел истә тотарга тиеш. шул чагында халкыбыз да бөек булыр”, - дип ассызыклады һәм бик матур итеп “Олы юлның тузаны” җырын башкарып сокландырды.
Ә Фәләстыйн илчесе татар теленә соклануын белдерде. “Үз гомеремдә татар телен белмәвемә ике тапкыр үкендем, берсе – менә бүген”, – дип көлдереп тә алды. Шул ук вакытта: “Сез шундый сөйкемлеләр... Тыштан гына түгел, эчке тормышыгыз да шундый ук булуга ышанам. Йөзегездән елмаю һич төшмәсен иде”, – дип ассызыклады.
Энесе Мөхәммәтҗан ага Хәкимҗан Халиковның тормыш юлын искә алып үтте. Аның еш әйтә торган фикере булган: “Иң яхшысы – балаларга”, - дияргә яраткан.
Кыскасы, Хәкимҗан Халиков турында бик күп матур сүзләр яңгырады монда. “Ул – мәгърифәтче, өйрәтүче, мөгаллим... Балалар дөньясын иң яхшы аңлаучы... ”
Нурия ханым әйтүенчә: “Хәкимҗан Халиков кешеләрне бары яхшылыкка өндәде, аның бөтен тормышы хезмәте, балалар өчен шигырь язу белән бәйле булды”. Үз гомерендә 25 китап чыгара ул, халык соравы буенча 3-4 китабы кат-кат бастырыла.
-
Финальный этап Республиканского телевизионного фестиваля -конкурса "Созвездие - йолдызлык 2018" 21.04.2018

20 апреля 2018 года в КРК Пирамида г. Казань состоялся финал XVIII Открытого Республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2018» где вокальный ансамбль «Конфетки» ( руководитель Зайнуллина А.Ф.) заняли III место.
Поздравляем руководителя и коллектив с этим высоким достижением!
-
Всероссийский фестиваль-конкурс детского и юношеского творчества «Ритмы весны» 18.04.2018

14-15 апреля в г. Казани в детском центре «Экият» состоялся Всероссийский фестиваль-конкурс детского и юношеского творчества «Ритмы весны». Танцевальный коллектив "Ал чэчэк" стал лауреатом I степени в номинации "Эстрадный танец"(преподаватель Мамбеткулова Д.Ф.)
-
Полуфинал XVIII Открытого Республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2018». 13.04.2018

9 - 12 апреля 2018 года в КСК «УНИКС» г. Казань прошел полуфинал XVIII Открытого Республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2018». От «Атнинской детской школы искусств» участвовал вокальный ансамбль «Конфетки». Выступление было достойным, яркие и зажигательные «Конфетки» пришлись по душе членам жюри и зрителям. Сейчас ансамбль готовится к выступлению в Пирамиде. Пожелаем им успехов!








