Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, ул. Советская, дом 2Б. |
| Телефон: | +7(843)-692-11-67 |
| E-Mail: | atndshi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "АДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Абдуллина Лейля Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 281 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Атнинская детская школа искусств"/Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе "Әтнә балалар сәнгать мәктәбе" - новости
-
"Безгә сугыш кирәкми" 26.12.2014

Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан "Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең" рәсем классы укучылары тарафыннан "Безгә сугыш кирәкми" дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Шулай ук укучылар арасында "Минем әбием хатирәсе", "Минем бабам хатирәсе" дип аталган сочинение бәйгесе игълан ителде.
-
Cәнгать мәктәбендә-"Ачык дәрес"ләр 25.12.2014

“Искитәрлек концерт әзерләгәннәр, һәрберсенең яшерен талантын тапканнар”, - диештеләр соңыннан дәресне караганнан соң әти-әниләр.
Соңгы берничә көндә район сәнгать мәктәбендә "Ачык дәрес"ләр узды.Биредә белем алучы балалар әти-әниләре каршында имтихан тоттылар.Хореография, Вокал, Фортепиано, Баян, Театр, Рәсем классларында укучы балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр."Ачык дәрес" ләрне карарга килгән һәрбер әти- әни һәр чыгышны кызыксынып, сокланып, яратып карады.Чын мәгънәсендә кечкенә генә концерт - тамаша булды бу.
-
Хәйрия концерты 12.12.2014

6 декабрь көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залында аерым игътибар таләп ителгән балаларыбызга багышлап Әтнә сәнгать мәктәбенең театр укучылары, Л.Лероннын "Аңгыра сарык җүләре" спектаклен күрсәттеләр.
-
Хәйрия концерты 12.12.2014

Чәршәмбе, 10нчы декабрь көнне, Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залында аерым игътибар таләп ителгән якташларыбызга багышлап үткәрелгән Хәйрия концертында безнен сәнгать мәктәбе балалары актив катнашты.
-
Ачык дәресләр
12.12.2014
Сәнгать мәктәбендә ата-аналарга ачык дәресләр күрсәтү көннәре:
25 ноябрь - сынлы сәнгать классы
9 декабрь - музыка бүлеге
11 декабрь, 15 декабрь - хореография бүлеге
12 декабрь - театр бүлеге -
Мастер класс 12.12.2014

Танцевальный коллектив «Ал чэчэк» участвовал в мастер классах директора, художественного руководителя школы - студии при Государственном академическом ансамбле народного танца имени Игоря Моисеева, Народной артиски России, Лауреата премии "Душа танца" Гюзель Махмудовны Апанаевой и хореографа, педагога, художественного руководителя балета "Мираж", судьи и хореографа проектов: "Народный артист", "Танцы без правил", "Танцуй" Александра Викторовича Коргинова.
-
Әтнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга спектакль күрсәтелде 07.12.2014

Әтнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга спектакль күрсәтелде. Инвалидлар декадасы дәвам итә. Бу чор аралыгында төрле чаралар уза. 6 декабрь көнне сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" балалар театр коллективы Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектаклен күрсәтте. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә оештырылган чарага авыллардан балаларны махсус алып килделәр. Сәнгать мәктәбенең балалар театр коллективының әлеге спектакле күп кенә бәйгеләрдә җиңүгә иреште. Нәни тамашачыларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килгән иде. Бу юлы да яратып кабул иттеләр.
-
Победы учащихся ДШИ 21.10.2014

С 11 по 18 октября 2014 года в г.Белгороде прошел "Факел" корпоративный фестиваль ОАО "Газпром".Танцевальный коллектив "Ал чэчэк" в номинации "Хореография" заняли II место.
-
"Атнинская детская школа искусств"
18.08.2014
Объявляет набор детей на 2014-2015 учебный год по следующим направлениям:
Музыкальное отделение (фортепиано, вокал, баян);
Хореографическое отделение;
Художественное отделение;
Театральное отделение.
МЫ ЖДЕМ ВАС!
-
Әтнәнең яшь йолдызлары "Бәхетле балачак" бәйгесендә урыннар алды 01.07.2014

Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Бәхетле балачак” дип исемләнгән бәйгедә сәнгать мәктәбенең “Хыял” вокаль ансамбле һәм Фаил Сәфәров – I, ә Радик Шәрәфиев - II урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре – Альбина Зәйнуллина.








