Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости Коморгузинской школы
Малайлар көне
Опубликовано: 06.06.2013Бүген без табигатькә экскурсиягә чыктык.Эх,рәхәт тә соң туган якның иркен болыннарында!Саф һава сулап,кошлар җыры тыңлап бик озак хозурландык.Хәтфә үләнгә ятып, зәңгәр күкне күзәттек.Нинди генә могҗизаларны хәтерләтми бу серле болытлар.
Бүген бездә Малайлар көне. “Корабль батыры “ бәйгесе бик җитди төстә башланып китте. Матрослар төрле яктан сыналдылар, бәйгеләр берсеннән берсе катлаулы иде. Ләкин җиңү берәүгә генә бирелә шул. Бүген бәхет Хайруллин Илшатка елмайды. Ул кораблебызның батыры булды.
Табигатьнең гүзәллегенә сокланып,матур-матур җырлар да башкардык. Кызларның сюрпризлары бик мулдан иде. Алар табын әзерләделәр,тәмле күчтәнәчләр белән сыйланганнан соң уеннарга күчтек.Бик күп төрле уеннар уйнадык без бу көнне.
Иң күңеллесе футбол-волейбол уеннары башланып киткәч булды.Матрослар бик җитез булалар шул алар.Егылып тезебез канаса да,аяк табаннары,уч төпләребез ут булып янса да,сынатмадык.Һәрбер уенда командаларыбыз 2 шәр очко җыеп уеныбыз тоташ җиңүгә әверелде.Сәяхәтебез дәвам итә...
К списку новостей














