Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости Коморгузинской школы
Дуслык көне
Опубликовано: 13.06.2013
Дуслар бар җирдә бик күңелле. Дустың булмаса эзлә, тапсаң - югалтма , ди халык мәкале. Бүген бездә Дуслык көне. Их , ничек күңелле дусларың күп булгач!
Без башта Фәридә апа Шагиева белән дуслык темасына әңгәмә кордык: ничек дуслашырга , иптәшләреңә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләштек.Төрле ярышлар уздырдык. Ә аннан соң үзебезнең якын дусларыбызга матур открыткалар ясадык, аларга иң изге теләкләребезне юлладык. Иң күп открытканы Фәннур , Айзилә , Дилбәр , Илүзә алды.
Ә аннан соң “Тамчы – шоу” бәйгесе булды. Егетләребез һәм кызларыбыз көч сынаштылар. Кызлар командасы җитезрәк булды һәм 1 балл өстенлек белән алар алга чыктылар.
Көннең икенче яртысында Пионербол турниры узды. Ярышта Дуслык җиңде.
К списку новостей














