• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Атнинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11
Телефон: +7(843)-693-20-03
E-Mail: kssh2005@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Коморгузинская СОШ"
Руководитель: Гатауллин Табрис Талгатович
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 84 учащихся
У нас учат: 18 педагогов

Новости Коморгузинской школы

Туган якны өйрәнү көне

Опубликовано: 17.06.2013

“Игътибар! Игьтибар!“ Боцман Дилбәрнең көчле тавышы безне палубага җыелырга мәҗбүр итте. Бүген без ерак сәяхәткә китәбез икән бит!  Олы Әтнә авылында урнашкан Гатаулла бай Даутов йорт комплексында безне бик җылы каршы алдылар. Әтнә төбәгеннән чыккан атаклы шәхесләребез турында без “Ал җилкәннәр” лагеренда ял итү дәвамында күп тапкырлар сөйләштек, презентацияләр ясадык, бәйгеләр уздырдык. Ә якыннан күрү бөтенләй дә башкача икән.  “Әтнә Туган якны өйрәнү музее“ директоры Гыйлаҗева Эльмира Мәхмүт кызының мөлаем карашы, аңлаешлы сөйләве безгә бик ошады. Без аны тын да алмыйча тыңладык. Бик бай кеше булган икән ул Гатаулла Даутов! Кибетләр тоткан, җигүле атлары куп булган... Шулай булса да, ярлыларга бик рәхим-шәфкатьле кеше булган. Бездә бу шәхескә карата хөрмәт хисләре уянды. Тик ни кызганыч, Гатаулла байның йортын тышкы яктан гына күрә алдык - өй эченә уза алмадык. Әле ремонт эшләре уздырылмаган икән. Тиз араларда спонсорлар табылып, төзекләндереп бетерсеннәр иде дигән теләкләр белән кайттык без экскурсиядән. Туган ягыбыз, аның күренекле шәхесләре белән танышуны без алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәкбез дигән фикерләр белән таралыштык без лагерьдан.



К списку новостей