Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости Коморгузинской школы
1 сентябрь- “Балкы син, әй мәктәбем, сибеп гыйлем нурларын”
Опубликовано: 01.09.2011
Яңгырый буген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,
Яңа уку елы.
Буген 1 нче сентябрь көнне мәктәбебездә зур бәйрәм - Белем бәйрәме! Һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган Яңа уку елы башлана. 1 нче сыйныфлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында “Балкы син, әй мәктәбем, сибеп гыйлем нурларын” дип аталган бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәм барышында мәктәбебез директоры Сибгатуллина Алсу Фарил кызы укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде һәм яңа уку елында тагы да тырышып укуларын теләп калды. 1 нче сыйныфка укырга керүче укучыларга президентыбыз Миннеханов Рөстәм Нургали улының, “Ак Барс” банкы тарафыннан укучылар өчен әзерләнгән буләкләрен тапшырды. Шулай ук бәйрәмгә укучыларыбызны яңа уку елы белән тәбрик итәргә Әтнә муниципаль районы мәгълүмати методик үзәк директоры Закирова Гөлшат Марс кызы да килде. “Шахтёр” ҖЧҖ директоры Хакимуллин Фәнил Фаил улы да укчыларыбызга үзенең теләкләрен җиткерде. 1 нче сыйныфка укырга керүче укучыларга уку әсбаплары белән тутырылган сумка тапшырды. Бәйрәм ахырында көмеш кыңгырау һәр укучыны беренче дәрескә дәште.
Туган жирнен хәрбер почмагында
Каршылыйлар БЕЛЕМ бәйрәмен.
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында – чәчәк бәйләме.
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елында уңышлар, яхшы билгеләр, саулык - сәламәтлек, тырышлык, бәхетләр теләп калабыз!
Фоторепортаж:
Белем бәйрәме!














