Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости Коморгузинской школы
5 көн.Рекордлар көне.
Опубликовано: 04.01.2015Сәяхәтебез күңелле генә дәвам итә. Иртән девизларны, речёвкаларны әйтеп, рапорт бирдек. Физрук Рамиль абыебыз ясаткан гимнастик күнегүләрдән соң линейкага бастык, сәламәтлегебезне ныгытып алдык. Бергәләшеп лагерь почмагын җиһазлаганнан соң безгә тагын да уңайлырак булып китте.
Иртәнге аштан соң укытучыбыз Гүзәлия Рәфкать кызы безне авылыбызның тыл ветераны Хәкимова Фәния әби белән бик файдалы очрашу үткәрде. Фәния әбинең сөйләгәнен бик игътибар белән тыңладык, аңа үзебезнең сорауларыбызны бирдек. Ветеранны озаткач, Круиз картасы буенча утравыбызда “Рекордлар көне” оештырылды. “Рекордлар көне” төрле уеннар белән үрелеп алып барылды.
Ә менә төштән соң чаналарыбызны алып без киттек тауга чана шуарга. Көн салкын булуга карамастан, без рәхәтләнеп тау шудык, битләребезне кызарттык. Кайткач шашка, шахмат ярышы уздырдык. Шашка ярышында малайлар арасында Хәйруллин Ренат, кызлар арасында Таҗиева Айзилә җиңүче булды. Укытучыбыз сугыш җырларын тыңлатты, таныш булганын бергәләшеп җырладык.Көн узганын сизми дә калганбыз.
К списку новостей














