Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости Коморгузинской школы
6 көн. Китап укучылар көне.
Опубликовано: 05.01.2015Бүген сәяхәтебезнең 6нчы көне. Урамда салкын кыш хакимлек итә. Иртәнге зарядка һәм ашап алганнан соң укытучыбыз Алсу Фарил кызы круиз картасы белән таныштырды. Бүген без “Кошларга ярдәм итик!” исемле проект эше башкарырга тиеш икәнлегебезне белдек. Һәрберебез Сингапур структураларын кулланып, башкарган проект эшебез бик уңышлы килеп чыкты.
Бию марафонына юкка гына “Кышкы фантазия” исеме куелмаган икән. Кызлар фантазиясенә исең китәр: киемдәге бизәкләр дисеңме, чәчләр дисеңме, бию төрләре дисеңме... Кыш бабай да түзмәде. Аларга ияреп биеп китте.
Карагыз әле, ни хикмәт! Балаларның кулларында китап! Кайсы шигырь укый, кайсы кызыклы мәзәкләр, хикәяләр! Бүген бит китап укучылар көне. Һәркайсы үзенең яраткан китабын дусларына тәкъдим итәргә әзерләнә.Утрау законнары буенча ашап алдык. Ә төштән соң китапханәче Клара апа белән очрашу булды. Ул “Сугыш чорында-язучылар” исемле презентация тәкъдим итте. Китапханәче белән караган презентация буенча фикер алышу үткәрдек, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирдек, күп мәгълүмат алдык. Шулай ук китапханәдә булган яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштык. Клара апа үзенең киңәшләрен бирде, балаларның сорауларын җавапсыз калдырмады. Күп белер өчен, китап белән дуслыкны ныгытырга кирәклегенә инандык.
Чана алдык кулларга,
Киттек чана шуарга.
Их, рәхәт тә соң тауда чана шуулары! Беребез дә туңмый. Вакыт үткәне сизелмәде дә. Кайтыр вакыт та җитте.
Сәяхәтебезнең 6 нчы көне дә узып китте. Бик күңелле булды!
К списку новостей














