Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости Коморгузинской школы
7 нче көн. "Кышкы Сабантуй"
Опубликовано: 06.01.2015Кыш бабайда кунак булуыбызның соңгы көне. Шулай да безгә һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга туры килмәс.Кышкы Сабантуй уздырасы, Яңа ел җырлары сайлыйсы бар. Зарядка ясап, сәламәтлек турында әңгәмә уздырганнан соң, итәнге линейкада лагерьны ябу тантанасы турында да фикер алыштык.
Кышкы Сабантуй җәйгесеннән бик азга гына аерылгандыр. Кыш бабайның зур залында Яңа ел бүләкләре кисәргә дә, капчык киеп йөгерергә дә, кашыкка йомырка салып чабарга да, таяк тартышырга да, скакалкада сикерергә дә мөмкин булды. Йөгерүдә Илүзәгә, чабуда Ләйләгә, таяк тартышуда Рәзилгә, скакалка сикерүдә Раниләгә тиңнәр табылмады.
Ә менә “ Яңа ел җырлары” хит-парадында малайлар өлгерлек күрсәтте. Яңа ел турындагы җырларны кайдан гына табып бетергәннәр дә, ничек матур итеп өйрәнгәннәрдер. Әлбәттә, хит-парадта беренче урында Кыш бабай, Яңа ел турындагы җырлар булды.
Лагерьны ябу тантанасына җыелдык.Кыш бабайда кунакта булу көннәре бик тиз үтеп китсә дә, хәтердә сакланырлык булды. Тик Кыш бабай гына кызганыч: аңа бездән башка бик күңелсез булыр инде. Бабакай, һич кенә дә күңелсезләнмә-кышкы каникуллар башлану белән без тагын сиңа кунакка киләчәкбез! Сау бул, утрау! Сау бул, Кыш бабай!
К списку новостей














