Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | kssh2005@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости Коморгузинской школы
Әтнә районы мәктәп җитәкчеләре семинары кунакларын һәм катнашучыларын сәламлибез!
Опубликовано: 01.12.2011Бүген безнең мәктәптә Әтнә районы мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары уздырылды. Семинарның темасы "Авыл шартларында укучыларга өстәмә белем бирү һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыру".
Безнең мәктәптә гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС) тормышка ашырыла башлады. Укытучылар яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен купкырлы үстерү өчен дәрстә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацион технологияләр кулланалар. Килгән кунаклар яңа стандартлар нигезендә 1 нче сыйныфта уздырылган "Риторика"(Таҗиева А.Н) һәм "Тылсымлы пластилин"(Сафарова Р.И) дәрестән тыш эшчәнлекләренең ничек узуын карадылар. Килгән кунакларга шулай ук укучылар йорты һәм фән тугәрәкләренең дә эшчәнлеге күрсәтелде. Соңыннан безгә үз фикеләрен дә җиткеделәр.
Әтнә муниципаль районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы: " Миңа "Шахмат" түгәрәге үзенчәлекле булуы белән ошады. Мин үзем дә шахматны бик яратам. Шахмат тактасын идәнгә зур итеп ясап уйнавы укучыларда да шахмат уенына карата кызыксындыру уятты..Укытучыга бу эшне дәвам итәргә."
Күңгәр мәктәп директоры Наил Гомәр улы: "Мин "Тылсымлы пластилин" түгәрәгендә булдым. Методик яктан дөрес төзелгән түгәрәк югары дәрәҗәдә үтте. Укучыларның бөтен әсбаплары бар. Балалар гади әйбердән катлаулыга баралар,югары сыйныфларда өйрәнелә торган геометрик фигураларны беләләр."
Укучылар йорты методисты Райлә Фоат кызы: "Укучы бала мәктәптә белем туплау белән беррәттән өстәмә күнекмәләр һәм күңеленә якын шөгыль белән шөгыльләнергә тиеш. Бу өлкәдә Комыргуҗа мәктәбе эшчәнлеге башкаларга үрнәк булырлык."
К списку новостей














